Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бәрлебашы мәдәният йортында “Ике болыт “ спектакле куеды

Бүген Бәрлебашы авылы мәдәният йортында Мөнирә Сафинаның “Ике болыт” әсәре буенча куелган спектакль булды.

Әлеге мәдәният йортында эшләп килүче «Мизгел» театры үзешчәннәре чыгышын тамашачылар яратып карады, алкышларга күмде. Рольләрне педагог Алсу Әскәрова (Хафизулла картның җәмәгате), Казан федераль университетының беренче курс студенты Ислам Рәхмәтуллин (Хафизулла, авыл карты), шулай ук бу университетның беренче курсында белем алучы Зилә Рәхмәтуллина (аларның кызлары), укытучы Эльмира Рәхмәтуллина (киленнәре), мәдәният йорты мөдире, әлеге спектакльне сәхнәгә куйган режиссер Гүзәл Өметбаева оста итеп башкарды.

Тамашачы бер мизгелдә көлде дә, шул ук вакытта күз яшьләрен дә сөртеп утырды. Чөнки әсәрнең темасы бүгенге көндә дә бик актуаль булган аталар һәм балалар проблемасы турында иде. 

«...Балаларга рәнҗемик, үзебез гаепле... Нигез җылысын сакларга, ата-ана хакын хакларга өйрәтмәгәнбез... Балалар белән сөйләшеп утырырга вакыт юк иде шул безнең. Тормышлары нык булсын дип тырыштык, иманнары нык булсын дияргә башка да килмәгән»... — дип өзгәләнә төп герой Гөләндәм әби.

Тамашачылар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бар иде. Спектакль тәмамлангач, ул "артистлар"ның барысына да тирән рәхмәтен белдерде. Әсәрдә мәңгелек тормыш кыйммәтләре күтәрелүе, Хафизулла карт белән Гөләндәм карчык хәлендә калмас өчен балаларны кечкенәдән үк нигез кадерен белеп үстерергә кирәклегенә басым ясады.

"Спектакль тамашачыны тетрәндерде, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итте",- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев