Башкортстанда 29 яшьлек ир-ат суга чумган һәм батып үлгән
Башкортстанның Бөре районы Күсәкәй авылы янындагы күлдә бәхетсезлек очрагы булган.
Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, 29 яшьлек ир-ат суга чумган һәм кире йөзеп чыкмаган.
Урынга тиз арада ашыгыч хезмәтләр килгән. Дүртөйле шәһәренең Көнбатыш эзләү-коткару отряды водолазлары, ир-атның мәетен судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.
Хәзер оператив-тикшерү чаралары үткәрелә, әлеге хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев