Башкортстанда пассажир поезддан төшеп һәлак булган
Башкортстанда Куйбышев тимер юлының Чишмә-Шөңгәккүл станцияләре арасында фаҗига булган.
Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, 17 июнь кичендә ир-ат барган пассажир поездыннан төшкән һәм һәлак булган. Пассажир иминлек кагыйдәләрен үтәмгән, дип билгеләп үтелә.
Тимер юл транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча тикшерү уздырыла.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев