Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Батырлар күп Кайбыч җирендә

Алда чыккан мәкәләләрдә гел ир-егет Геройларыбыз турында гына сүз барды.

Кайбычның Җиңү паркындагы Геройлар рәтендә өч хатын-кызның булуы күренә. Кемнәр соң алар?

Арада иң олы яшьтәге Герой — Антонина Ивановна Евдокимова. Ул 1907 елда Турминский авылында туган. Бу урында әтисенең исемен кую урынлы. Чөнки аннан башка интернет челтәре Россиядәге танылган язучыны күрсәтә. Сугышка кадәр һәм аннан соңгы елларда авыллар зур, халык күп, кырлар чагыштырмача кечкенә була. Хатын-кызлар, звеноларга берләшеп, аерым кырларны карап үстерә. Антонина Евдокимова тугыз кешедән торган шундый звеноны җитәкли. Аның ире сугышта һәлак була. Күбесе тол хатыннардан торган звено Гөбенә буенда «Подкараулная горка» дип аталган, моңарчы чәчелмичә чүп үсеп яткан кырны ала һәм, бодай үстереп, рекордлы уңышка ирешә. Гектарыннан 30,1 центнер була ул. Ул елларда гадәти кырларда уңыш гектарыннан 12-13 центнер белән чикләнә.

1947 елдагы зур уңышлары өчен 1948 елның 6 мартында Антонина Евдокимовага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Шуны да ассызыклап әйтергә кирәк, бу вакыйгалар Подберезье районы вакытында булган. Антонина Ивановна гомеренең соңгы елларында Самара шәһәрендә яшәгән, 90 яшендә генә вафат булган. Кызганыч, үзе исән чагында Герой якташыбыз белән аралашып кала алмадык.

Аграфена Тимофеевна Сергееваны күбебез белә. Рус Ябалагы авылында 1920 елда туган. Унике яшеннән колхозда эшли башлап, 20 яшендә бригадир дәрәҗәсенә күтәрелә. 1943 елда сугышка алына. Сугыш бетеп, авылына кайта, 13 ел эшли. Аграфена Сергеева 1958 елда Үзбәкстанга күченә. Сырдәрья якларында Ач далада чирәм җир күтәрүдә катнаша, савымчы булып эшли. 1965 елда тырыш хезмәте өчен Ленин ордены тапшырыла. 1973 елда, инде бозау караучы булып эшли башлаган килеш, Октябрь революциясе орденына лаек була. 1976 елда Аграфена Сергеева Үзбәкстанның партия лидеры атаклы Шәрәф Рәшидов кулыннан икенче Ленин орденын һәм Социалистик Хезмәт Героеның Алтын медален ала. 1982 елда якташыбыз кире туган якка кайта. 62 яшендә булса да, хезмәт һәм сугыш Герое тагын сигез ел терлекчелектә эшли. Ходай аңа озын гомер бирсә дә, кызганыч, картлык көннәрендә аңа гаилә җылысы җитмәде. Алай да Федоровскоедагы интернат-йортта атаклы Герой апабызга мөмкин кадәр кадер-хөрмәт күрсәтелде. 89 яшендә вафат булгач, туган авылы зиратында күмелде.

1926 елда Багай авылында туган, сугышка кадәр ук шунда эшли башлаган Мария Сергеевна Турунтаеваны гел күреп, белеп, аралашып яшәдек.

Соңгы елларда Яшел Үзән шәһәрендә яшәсә дә, туган көне, 10 октябрьдә, ел саен Кайбыч районы башлыгыннан котлау һәм күчтәнәч ала иде.

1950 елларда савым бер сыерга 1000 килограмм тирәсендә чикләнә. Мария Турунтаева 1961 елда бу күрсәткечне 2800 килограммга җиткерә. Тагын дүрт ел эчендә 3000 килограммга якын сөт савып, рекорд куя. Рекордлы күрсәткечләр үсә тора һәм 1968 елга 4000-4200 килограммга җитә. Бу елларда Багай товарлыклы сөтчелек фермасы Апас районында да, республика буенча да гөрли. Әлбәттә, башка савымчылар да бик тырышып эшли. Шуны да өстәп әйтә алам, мин бу атаклы савымчыларны күреп үстем. Яшел Үзән районының Мамадыш Әкил авылы һәм Багай фермаларының җәйге савым лагерьлары Гөбенә елгасының капма-каршы ягында бик матур болында урнашкан иде. Иртәнге савымны тәмамлап, әни, мине ияртеп Багайлар ягына чыгып, Сергей абый Корсаков машинасына утырып, чатнап торган савымчы апалар белән башта Багайга, аннары Кайбычка еш кына утырып килә идек. Бу героик апаларны һәм дәвамчыларын күргәч, мин аларны гел кочып ала идем. 

Мария Турунтаевага Социалистик Хезмәт Герое исеме 1977 елның апрелендә бирелә. Шулай итеп, бу зур бүләк «Путь к коммунизму» колхозының да уңышларына таныту булса, зур сөтле Кайбыч ягының бергә ярышып эшләгән күрше хуҗалыкларының эшен күрү-тану булып тора.

Мария апа Турунтаевага Ходай шулай ук озын гомер бирде. 2017 елда Җиңү паркында Геройлар аллеясын ачканда, бердәнбер исән Герой иде ул. Яшел Үзәннән тантанага кайтты, чыгыш ясады. Кыска буйлы бу апа ничек шулай геройларча эшләде икән, дип карап тордык үзенә. Кечкенә дә төш кенә шул! Аннан соң да шактый яшәп, былтыр, 2025 елда, Яшел Үзәндә вафат булды һәм шунда күмелде.

Алдагы мәкәләдә бер авылда ике Герой дип тасвирлаган идек. Күрәбез, Турминский авылы да илгә ике Герой биргән булып чыкты. Батырлар күп Кайбыч җирендә!

Рәмис Хәялиев, 
Олы Кайбыч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев