Бәхетле гаиләнең икеләтә бәйрәме
Бәхетле әти-әни — Кошман авылында яшәүче Лилия һәм Альберт Шәфиевлар күп балалы гаилә булды.
Аларның өченче балалары — уллары Кәрим туды. Халыкара гаилә көнендә бәләкәчнең туу турындагы таныклыгын тапшыру тантанасы узды.

Шәфиевларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова килде.
«Гаилә — бәхет ачкычы, гаилә — гомер чишмәсе. Аның иң матур һәм күркәм гөлләре — балалар. Сабыйлар — безнең шатлыгыбыз да, якты киләчәгебез дә. Җилкәгездә җаваплы һәм игелекле хезмәт. Сез — киләчәк буын тәрбиячеләре. Балаларыгыз бәхетле булсын. Эш-гамәлләре, яшәү рәвеше белән башкаларга үрнәк күрсәтсеннәр. Күңелләрендә башкаларга хөрмәт хисләре җитәрлек булсын», — диде тантананы алып барган ЗАГС бүлеге начальнигы Зилә Абдрахманова. Ул, Лилия һәм Альберт Шәфиевларны котлап, аларны туу турындагы актлар язуына кул куярга чакырды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Альберт белән Лилиягә балаларының туу турындагы таныклыгын тапшырды һәм ихлас теләкләрен җиткерде.

— Балалар үстерү районыбызда иң кирәкле, иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе дип саныйм. Сезне ихлас күңелдән сабыегыз туу белән котлыйм. Соңгысы булмасын, биредә тагын очрашырга насыйп булсын, — диде Альберт Рәхмәтуллин. — Бик матур, үрнәк гаилә сез. Киләчәгегез өметле һәм нык булсын.
Улыгызга матур, мәгънәле исем кушкансыз. Монысы да зур әһәмияткә ия. Балаларыгыз да үзегезнең үрнәктә акыллы һәм тәрбияле булып үссен!

Шәфиевлар — Кошман авылының иң тырыш, үрнәк нәселе. Равил абый белән Рамилә апа өч улларын да — Альберт, Ринат һәм Ришатны үзләре кебек уңган итеп, дөрес тәрбия биреп үстергән. Йорт-җирләре үк аларның эш сөючән, һөнәрле булуларын әйтеп тора. Альберт белән Лилия дә, ике катлы яңа матур йортларында тормыштан тәм табып яшиләр. Гаилә башлыгы җаваплы хезмәт башкара, ул — полиция бүлеге начальнигы. Лилия дә декрет ялына кадәр шушы оешмада бухгалтер булып эшләгән. Олы балалары — кызлары Алинә — дүртенче, ә уллары Әмир беренче класста укый. Иртә белән энеләре Кәримне кочып китәләр. Мәктәптән кайтуга, янына йөгерәләр, яратып туймыйлар үзен.
Ике бала янына өченчесен алып кайтыргамы, юкмы, дип икеләнеп торучы гаиләләргә нинди киңәш бирер идегез, дигән сорауга Лилия болай дип җавап бирде:
— Һичшиксез, алып кайтырга! Еллар үткәч, их нигә бер яки ике бала белән генә чикләндек икән, дип үкенерлек булмасын. Бала туган саен бәхет арта, диюләре хактыр, күрәсең. Күңелләрдә — шатлык хисе. Һәр бала үз ризыгы белән туа дип әйтүләре дә дөрес. Бар кешегә дә гаилә бәхете, бала сөю рәхәтен татырга насыйп булсын!
Исеме җисеменә туры килеп, Кәрим юмарт, рәхимле, киң күңелле, намуслы булып үссен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев