Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бер тәүлек эчендә Казанда исерек хәлдәге биш машина йөртүче тоткарланган

Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматы буенча, 24 февральдә барлыгы 223 авария булган, зыян күрүчеләр юк.

Шулай ук машина йөртү таныклыгыннан башка рульгә утырган бер ир-ат тоткарланган. Инспекторлар тоткарлаган тагын өч кеше җинаять кылуда шикләнелә.

«Алкоголь реакцияне һәм контрольне киметә. Иң мөһим нәтиҗә — штраф яки сак астына алу түгел. Бер-ике стакан аркасында кемдер өенә кайтмаска мөмкин. Мондый фаҗигале тарихлар шактый. Аларның берсе Казанда була: гаиләдә бала туа, әти кеше моны билгеләп үтә һәм шул ук көнне авариягә очрап якты дөнья белән хушлаша. Күз алдына китерегез: бала үсеп җитәчәк һәм әтисенең туган көнендә үлгәнен беләчәк», — дип билгеләп үтте Эчке эшләр министрлыгының республика буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев