Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Безнең ишегалды» программасы буенча Казанда 2026 елда 420 ишегалды яңартылачак

Бу хакта Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Программа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Аның гамәлдә булу чорында Казанда гомуми мәйданы 3,6 млн квадрат метр булган 2,7 мең ишегалды төзекләндерелгән. Бу үзгәрешләр 600 меңнән артык кешегә кагылган.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, сезгә инде эшләнгән һәм планлаштырылган программалар өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Төзекләндерелгән ишегаллары кәефне күтәрә, яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен ныгыта, халыкны тәртип сакларга һәм үз йортлары тормышында катнашырга этәрә», — диде Метшин.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев