Бишенче балаң Сөембикә Натфуллина, Федоровское: «Бәхет әниләрнең аяк астында»
Әнием Җәвидә Гыймадиеваның якты истәлегенә багышлыйм.
Әнием Җәвидә Абделхак кызы Гыймадиева 1936 елның ямьле җәй аенда дөньяга аваз салган. Алар гаиләдә алты бала үскән — өч малай, өч кыз. Дүртесе генә картлык көненә кадәр яшәде.
Әниемә биш яшь вакытта илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе, башка ир-егетләр белән беррәттән, илебезне явыз фашистлардан азат итәргә китә. Илебез, һәр гаилә өчен авыр, кара көннәр башлана. Бөтен авырлык гаилә башлыгы булып калган әниләргә төшә. Аналар, балаларын ач итмим дип, көнен дә төнен дә эшли. Өйдәге балалар да тик ятмый, хәлләреннән килгәнчә әниләренә булыша. Шулай очын-очка ялгап яшәп ятканда, гаиләгә зур кайгы килә: әтиләре хәбәрсез югала. Алда тагын да кыенрак көннәр башлана. Шушы авырлыклар эзсез узмый — әнисен аяктан ега. Ул берничә елдан бөтенләйгә йөрмәс хәлгә килә, утырып кына тора башлый. Шушы хәлендә дә гаиләсен таркатмый. Балалар үсеп җитә, берсенә-берсе ярдәмләшеп кеше булып җитешә.
Безнең әни дә бөреләнгән роза чәчәгедәй матур, чибәр кыз була. Артыннан шактый гына егетләр дә күз атып кала. Ләкин аны шахтадан кайткан, кесә тулы акчасы булган, чем-кара дулкын чәчле егет, гашыйк итеп, үзе белән янәдән шахтага, Казахстанга алып китә. Әнигә ул вакытта 19 яшь кенә була әле. Мәхәббәт җимешләре булып, олы абыем Мәсхүт Казахстанда туа. Әти шактый гына акча туплагач, кем әйтмешли, баегач, туган якка кайтып төпләнәләр. Үзләренә нигез салып, йорт күтәреп, тату гаилә булып яшәп китәләр.
Гомер үтә тора, бер-бер артлы алты балалары дөньяга килә — бер ир-малай, биш кыз.
Бүгенге көндә без — балалары барыбыз да исән-сау, әти-әни генә юк. Әтиебез 81 яшенә җитеп мәңгелек йортка китеп барды, әни генә авырып, үзенә бирелгән гомерен яшәп бетерә алмады. Әллә нәселдән килгән авыру, әллә шулай язмышына язылган булган — әни 50 яше тулган вакытта аяктан егылды, йөрмәс булды, әбинең авыруы басып алды. Без, балалар, зур булсак та, бу хәлне көтмәгән идек. Җир җимертеп эшләп йөргән әниебез кинәттән авырый башлады. Нинди генә авыртулар кичермәде ул. Унҗиде ел урын өстендә ятты. Дөрес, торып утыра ала иде, шунысы да безгә куаныч булды. Әниебез бик батыр йөрәкле, көчле ихтыярлы кеше иде, авыруга тиз генә бирешмәде. Урын өстендә утырып булса да өйдәгеләргә булышырга тырыша иде. Төпле киңәшләрен бирде. Аның яныннан кеше өзелмәде, ярты авыл кешесе килеп, хәлен белешеп йөрде.
Менә әйтегез әле, нигә бөтенесе шул хатын-кыз башына төшә икән? Балалары үсеп беткәч кенә, рәхәтләнеп-куанып йөрисе урында...
Безнең әнигә әти белән алты баланы үстерү җиңел булмагандыр. Шулай да йөкнең иң авыры әнигә төшкән. Ул сабыр, уңган, шыпырт иде. Төннәр буе безне баккан. Балаларын йокларга яткырыр иде дә, төнгә каршы зур эмаль кастрюльгә камыр куяр иде, иртәнгә зур мичне ягып, эшкә киткәнче түгәрәк ипиләр пешереп калдыра иде.
Без ул вакытта беребездән-беребез кечкенә, уйныйбыз, чыр-чу киләбез... Әни генә безгә карап ниләр уйланды икән? Кайчан гына кеше булырлар икән дип хыяллангандыр инде... Йокысыз төннәр, ашарга пешерү, кер юу, тавык та чүпләп бетермәслек эшләр, ишек алды тулы терлек-туар.
Менә хәзер үзебез әти-әни булгач кына, әниләрнең хәлен, күңел халәтен аңлый башладык. Аларның тыйнак, акыллы, тормышны яратучан кеше булуларына хәйраннар калып утырасың. Җырдагыча:
Без биш бала үстек — бер йодырык -
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әйкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта.
Эх!.. Кайтарып булса икән әниләрне! Белер идек кадерләрен! Әни урын өстендә авырып яткан вакытларда нигә янына ешрак кайтмадым икән? Хәлләрен сирәк белүем нигә шулай үкенечкә калды икән? Көнендә генә кайтып китә идем бит, җүләр, әнинең авыру икәнен белеп тә, нигә шулай тиле адымнар ясадым соң мин? Аны тагын шулай озак еллар яшәр дип белдемме? Үземнең шундый мәгънәсез булуым өчен кичер мине, әнием...
Еллар үткән саен, сине тагын да сагынам, юксынам. Синең олы йөрәгеңә, изгелекләрнең барысы да сыйган иде. Сиңа барысы өчен дә рәхмәт, әнием.
Өметләреңне акламаган булсам, кичер мине, кадерлем.
Дуслар, әти-әниләрегез исән вакытта, кайтыгыз, сөйләшегез, тик соңыннан үкенечкә калмасын.
Бишенче балаң
Сөембикә Натфуллина,
Федоровское
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев