Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Колаңгы тимер юл станциясендә «Җиңү поезды» тукталды
Поезд Колаңгыда техник тукталыш кына ясау сәбәпле, станциядә нибары сигез минут торды.
Шуңа күрә "Җиңү поезды"н каршы алу өчен кайбычлыларга Апас районының Каратун тимер юл станциясенә барырга туры килде.
Поезд Каратунга 13 сәгать 50 минутта килде һәм 40 минут туктап торды. Аның составына Бөек Ватан сугышы елларындагы техника күргәзмәсе үрнәкләре булган алты платформа, кыр кухнясы һәм фотозоналы ике җылы вагон кергән. Ул Горький тимер юлы магистрале буйлап йөри. Чараны оештыручылар сүзләренчә, махсус җиһазландырылган тимер юл составы, уникаль музей рәвешендә, Җиңү поезды булып, бөтен Россия территориясе буйлап йөри. Юл маршруты зур шәһәрләр аша уза, шулай ук юлда очрый торган кечерәк торак пунктларда да кыска вакытлы тукталыш ясый.
"Җиңү поезды«н каршы алырга Кайбычтан Россия Кораллы Көчләре ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, «Яшь армиячеләр» хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллина, Олы Кайбыч һәм Бәрлебашы мәктәпләренең яшь армиячеләре отрядлары барды. Каратун станциясендә апаслылар зур митинг, концерт программасы әзерләгән иде.
Поезд башындагы — Л-3095 сериясенең легендар паровозы ерактан ук сигнал биреп килде. Поездны каршы алучылар фотозоналарда истәлеккә фотога төште.
Митингта катнашучыларны солдат боткасы белән дә сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев