Бөгелмәдә сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан янгында 62 яшьлек ир-ат һәлак булган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, шәһәрдә бер катлы шәхси йортта янгын чыккан.
Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынның мәйданы 64 квадрат метр булуын ачыклаган. Янгынны сүндергән вакытта ир-атның мәетен табып алганнар.
Ведомствода көл савыты булган урыннарда гына тәмәке тартырга киңәш итәләр. Исерек хәлдә тәмәке тартырга һәм тәмәке төпчеген сүндермичә ташларга ярамый.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев