Кайбычта «Без тарихта эзлебез» бәйгесенең муниципаль этабы узды
Татарстанның архив эшләре буенча дәүләт комитеты ел саен республикабыз гаиләләре арасында «Без тарихта эзлебез» дип исемләнгән шәҗәрәләр фестивале үткәрә.
Үз нәселеңнең, халкыңның туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү, милли гореф-гадәтләрне яңарту һәм саклап калу, гаилә иҗаты традицияләрен үстерү максатыннан үткәрелүче фестивальдә кайбычлылар да үзләрен таныта. Район мәдәният йортында узган муниципаль этапта Имәнле Бортастан Биктимеровлар-Насыйбуллиннар, Ульянководан Мышевлар, Багайдан Дмитреевлар-Корбановлар гаиләләре катнашты. Чыгышларын Казан дәүләт мәдәният институты педагоглары Оксана Комиссарова, Арсен Закиров һәм Полина Седова бәяләде.
Гаиләләр жюрины фойедан ук җыр-бию белән каршы алды. Милли гаилә ризыклары күргәзмәсен дә тәкъдим иттеләр. Биктимеровлар-Насыйбуллиннар кыстыбый, чәкчәк, юка, гөбәдия, бәлешне мактады. Мышевлар күпереп пешкән түгәрәк ипидән авыз иттерде. "Икмәк – табын күрке. Аның белән туйда яшьләрне каршы алганнар, яңа гына бала тапкан яшь әнине котлаганнар. Ерак юлга чыкканда да ипи алганнар. Икмәк – барысына да баш! Борын-борыннан аңа изге итеп караганнар, чөнки ипи авыр хезмәт белән, тир түгеп табылган. Икмәкне бары тик чиста кул белән генә тотарга яраган, ташларга ярамаган. Әгәр кем дә булса икмәк кисәген төшереп җибәрсә, аны шунда ук иелеп алып, һичшиксез үбәргә тиеш булган. Ә икмәк валчыкларын, учка җыеп, авызга капканнар. Икмәкне менә шулай элек-электән хөрмәт иткәннәр", – дип сөйләде Мышевлар һәм табыннарындагы сый-нигъмәттән авыз итәргә чакырдылар. Дмитреевлар-Корбановлар гаиләсе корган өстәл дә рус халкының милли ризыкларыннан сыгылып торды. Уңган хуҗабикәләр пилмән, коймак, бәрәңге белән ит пешереп алып килгән. Консервланган яшелчәләр, гөмбәгә кадәр бар иде. Шәҗәрә ясау һәм анда гаилә династиясен тасвирлау, кадерле һәм истәлекле ядкәрләр турындагы материаллар, альбомнар булу да фестивальнең шарты иде. Бу биремгә әзерлекккә дә һәр гаилә җаваплы караган.
Бәйгенең төп өлеше сәхнәдә үтте. Катнашучылар концерт номерын һәм шәҗәрә презентациясен үз эченә алган "Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!" дигән визит карточкасын күрсәтте.
Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.
– Җиде буын бабаңны белү фарыз гамәлләрнең берсе булып санала, – диде ул. – Үткәнен, шәҗәрәсен белгән халык кына ныклы киләчәк төзи ала. Бу фестиваль – тарихыбызга ихтирам, әби-бабаларыбыз рухына хөрмәт билгесе. Биредә тәкъдим ителгән шәҗәрәләр, гаилә ядкәрләре, чыгышлар – барысы да безнең тарихыбызның тере дәлиле.
ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының дәүләт контроле секторы мөдире Ләйсән Миңнеханова бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.
Беренчеләрдән булып сәхнәгә Биктимеровлар-Насыйбуллиннар чыкты. Әлеге нәселне әниле-кызлы Земфира һәм Айсылу Насыйбуллиналар тәкъдим итте. Земфира ханым үзе Апас районының Акхуҗа авылында туып-үссә дә, тамырлары Олы Кайбычтан. Нәсел шәҗәрәсе уналтынчы гасырга барып тоташа. Кызы Айсылуның "Әнием, ул ничек шулай сакланып калган соң?" дигән соравына Земфира Насыйбуллина болай дип җавап бирде:
– Элек һәр авылның мәчетендә елъязма китаплар алып барылган. Анда һәр вакыйганы, туган-үлгән кешеләрне, хәтта шул елны нинди уңыш алганнарына кадәр язып барганнар. Мәчет манараларын кискән болгавыр заманнарда, авылыбызның олы йөрәкле, кыю кешесе, нәселдәшебез Әмин бабай ул китапларны саклап калган. Әле шуларга таянып авылыбыз тарихын язган, берничә нәселнең шәҗәрәсен төзегән. Унтугызынчы гасырга кадәр булган мәгълүматлар шул китаплардан алынган.
Земфира ханым шушы шәҗәрәнең дәвамы булган чулпыларны кызына тапшырды һәм аның тарихын да сөйләп үтте.
– 1918 елның ямьле җәендә Габдулла бабабыз Олы Кайбыч авылыннан Зәйнәп исемле чибәр кызны Акхуҗа авылына кәләш итеп алып кайта. Хәзерге вакытта Зәйнәп әбиебез туып-үскән төп нигездә аның энесе гаиләсе – Илшат һәм Вәсилә Галиевлар гомер итә, – диде ул. – Зәйнәп әбиемә аның әнисе туй бүләге итеп көмеш чулпылар бирә. Нинди генә авыр еллар килсә дә, бу чулпылар югалмый да, сатылмый да. Габдулла бабам белән Зәйнәп әбиемнең бер уллары һәм биш кызлары туа. Чулпылар мирас булып минем әнием Зөбәрҗәткә күчә. Әнием инде, иң кече кызы буларак, аларны миңа тапшырды. Инде вакыт җиткәндер, бу кадерле ядкәрне сиңа бирәм. Сакла аларны, әби-бабалар тарихын, истәлеген югалтма.
Айсылу, әлеге үтенечне үтәргә вәгъдә итте һәм "Кызык кына килеп чыга бит әле бу. Зәйнәп әбиебез – Олы Кайбычтан, Зөбәрҗәт әби белән син Акхуҗада туган.
Мин дә Кайбычта туган. Кире кайту кебек була түгелме соң?», – дип сорады.
– Дөрес, кызым. Күрәсеңме, синең туганнарың никадәр. Алар ерак Камчаткадан Европага кадәр, хәтта Себер урманнарына сибелгән. Арада нинди генә һөнәр ияләре юк. Үткәннәрне белү туганлыкны ныгыта, туган җирнең кадере арта, – дип җавап бирде аңа әнисе.
Алар, укытучы Рузия Гайфуллина һәм "Палан" ансамбле белән бергәләп, татар, рус һәм чуваш телләрендә "Туган як" җырын башкарды.
Мышевлар үзләренең гаилә шәҗәрәсен өйрәнүне күптәннән максат итеп куйган. Эзләнү барышында алар иске документларны һәм фотоларны өйрәнгән, туганнарыннан сорашып, хатлар язганнар.
Мышевлар нәселенең тамырлары XIX гасырга барып тоташа. 1887 елда туган бабалары Иван Мышев һәм 1889 елгы әбиләре Прасковьядан башлана. Алар озын гомер кичергән. Мышевлар гаиләсе күп балалы булган: дүрт ул һәм өч кыз үстергәннәр. Хезмәт сөючән, тырыш булганнар, зур хуҗалык тотканнар. Үзләренең атлары булган, Мышевлар авылда хәлле гаилә булып саналган.
Иван Лаврентьевич балта остасы булган, бөтен эшкә кулы яткан: чана, арба, көянтә, йорт җиһазлары – комодлар, диваннар, эскәмияләр ясаган. Авылда ул үз куллары белән салган йорт әле бүген дә сакланган. Прасковья Захаровна балаларын тәрбияләгән һәм йорт эшләре белән шөгыльләнгән.
Бөек Ватан сугышы башлангач, өч уллары сугышның беренче көннәрендә үк Ватаныбызны сакларга фронтка китә. Унсигез яшьлек игезәкләр Павел белән Степан хәбәрсез югала — алардан бер генә хат та килми. Өйгә бары тик өлкән уллары Иван гына әйләнеп кайта.
– Статистика буенча, нәсел якынча 20–25 ел дәвамында яши. Гаиләдә кызлар туса, алар, үсеп җиткәч кияүгә чыгып, ир фамилиясен ала һәм яңа тармак башлана. Исәпләп караган идек: нәселебезгә 50дән артык фамилия кушылган. Без Татарстан Республикасында яшәгәнлектән, катнаш никахлар да бар. Шулай итеп, Хәсәновлар, Исмәгыйлевләр, Габдерәхимовлар, Җаббаровлар, Корбановлар тармаклары үсә, – диде Евгения Кирилова. – Безнең шәҗәрә агачы төрле һөнәр ияләрен үз эченә алган: укытучылар, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, бухгалтерлар, механизаторлар, терлекчеләр, энергетиклар һәм башкалар.
Шәҗәрәбездә барлыгы 212 кеше тупланган: 106 ир-ат һәм 106 хатын-кыз. Хәзерге вакытта исән-сау булучылар 174 кеше: 82 ир-ат һәм 92 хатын-кыз. Мышев фамилиясен йөртүче 10 ир-ат бар, шуларның алтысы бүген исән. Турыдан-туры нәсел дәвамчысы Александр Мышев бүген биредә, залда утыра. Ул — Иван Мышевның оныгы.
Дмитреевлар гаилә дә нәсел шәҗәрәсен булдыруга җаваплы караган. Ул дүртенче буын бабалары Егор Дмитреевтан башлана. Аның 1881 елда туган Ермолай исемле һәм 1891 елгы Дмитрий исемле уллары була.
Гаилә башлыгы Владимир Алексеевич "Август-Кайбыч" җәмгыятендә эшли. Тормыш иптәше Татьяна Николаевна — авылда китапханәче. Дмитреевлар – күп балалы, өч ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы балалары Сергей, Лариса, Екатерина һәм Андрей, югары белем алып, үз тормышлары белән яши. Кечерәкләре Кристина белән Егор – мәктәп укучылары.
Бу гаилә фестивальгә Дмитреевлар һәм Сидоровларның шәҗәрәсен ясап алып килгән. Дмитреевларның да буыннан-буынга тапшырылып килүче яраткан ризыклары бар.
— Православие бәйрәмнәрен бөтен гаилә белән җыелып үткәрәбез. Ел саен Пасха бәйрәменә барыбыз да яраткан "Графский" пирогын пешерәбез. Аның рецепты әбиләребездән күчеп килә, – диде Татьяна Дмитреева.
Жюри җиңүчеләрне билгеләп, киңәшләшкән арада, мәдәният хезмәткәрләре тамашачыларга иң матур җырларын бүләк итте.
Нәтиҗәдә, Мышевлар гаиләсе фестивальнең район этабы җиңүчесе булды һәм зона турында катнашу хокукын алды. Насыйбуллиннар-Биктимеровлар – икенче, Дмитреевлар – Корбановлар өченче урында. Фестивальдә катнашкан гаиләләргә акчалата сертификатлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев