Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Борындык авылы мәдәният йортында, «Истән чыкмый... 37 ел...Үзен хәтерләтә Әфган җиле...» дип исемләнгән чара үтте

Әфган сугышы — илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите...

Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә -күз очрашкан меңләгән язмышлар тарихы...

15 февраль — сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Батырлык һәм кайгы символына әверелгән бу көнне мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп белән берлектә, әлеге вакыйгаларга багышланган очрашу оештырды. Әфган сугышы ветераны Илгиз Гарифуллин һәм аның тормыш иптәше Гүзәл очрашуның төп кунаклары булды. Илгиз Нурвахит улы, 1982 елдан алып 1985 елга кадәр, ике ел да дүрт ай дәвамында, үзенең хәрби бурычын үтәгән.

Күңелләрне нечкәрткән бу чара авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдиновның сәламләү сүзе белән башланды. Ул Илгиз Гарифуллинга батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен тирән рәхмәтен белдерде. Очрашуны алып баручылар Минзилә Ярхәмова һәм Илсинә Хөснетдинова, вакыйгалар хронологиясе һәм Әфган сугышының илебез өчен әһәмияте турында сөйләп, катнашучыларны шул еллар тарихына алып керде.

Очрашуда катнашучылар «Әфганстан турында истәлекләр» дип исемләнгән фильм белән танышты. Аннан соң җанлы әңгәмә башланды, укучылар мөхтәрәм кунакка сораулар бирде. "Илгиз абый, ул көннәр чыннан да фильмдагы кебек куркыныч идеме?«— дип сорады аларның берсе. Ветеранның җавабы гади һәм үткен иде: «Әйе, ул көннәрне онытып булмый» дип җавап бирде ул. Шуннан соң, авылдашыбыз үзенең ничек итеп Әфганстанга килеп эләгүен, машинада эшләвен, Борындыктан булган якташлары белән бергә сугышта хәрби бурычларын үтәве турында искә төшерде. Аның сүзләре тирән яра белән тулы иде...

— Беркайчан да әти-әниләребезгә үзебезгә кыен икәнлеген, өйгә кайтасы килүен, сагынуыбызны әйтмәдек. Без, солдатлар, һәрберебез бу сугышта катнашуның безнең бурычыбыз икәнлеген аңлап көрәштек, — дип сүзен дәвам итте Илгиз Гарифуллин.

Бу сүзләр очрашуга килүчеләрнең һәрберсенең күңелендә тирән тәэсир калдыргандыр дип уйлыйм. Укучылар, аягүрә басып, ветеранны алкышларга күмде. Арада, аның кулын кысып, ихлас күңелдән рәхмәт әйтүчеләр дә булды.

Ахырдан ветераннар Советы рәисе Зөбәрҗәт Хәйбуллина әзерләгән «Әфган — йөрәк ярасы» дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар. Биредә Борындык авылыннан 17 егетнең — әфган сугышы ветераннарының тормышы һәм хәрби хезмәт юлы, аларның фотосурәтләре тәкъдим ителде. Очрашу Илсинә Хөснетдинова башкаруындагы «Әфган җиле» җыры белән тәмамланды. 

Бу чара хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә үсеп килүче буын өчен батырлык һәм кешелеклелекнең мөһим дәресе дә булды. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма тарих — мәңгелек. Кешелеккә күп кайгы-хәсрәтләр китергән әфган сугышы тарихта калып, халык хәтерендә мәңге саклансын иде. 

Илсинә Хөснетдинова,
Борындык мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев