Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Борындык Геройлары

Кайбыч Геройлары турындагы мәкаләләр циклы дәвам итә.

Аларның һәрберсе аерым темага багышланса да, Кайбыч ягының Геройларын тулы бербөтен күзаллау өчен искә төшерергә кирәк дип саныйбыз.

«Геройларның даны мәңгелек» дигән баш астында беренче язма газетабызда әле 2025 елның декабрь аенда илленче номерда чыкты. Билгеле һәм билгесез Кайбыч ягы Геройлары турында мәкаләләр инде 2026 елның гыйнвар аенда беренче һәм икенче номерларда дөнья күрде. Ул язмаларда күренгәнчә, геройларыбыз бихисап. Мисал өчен, Олы Урсак һәм Олы Колаңгы авылларында икешәр Герой булырга мөмкин иде. Турминский авылында бер рәсми Герой булып та, икенчесе дә өстәлергә мөмкин булган. Ә менә Борындык авылында ике рәсми Герой бар. Әбрар Җәләлиевне дә искә алсак, әле өченчесе дә буласы булган бит!

Бу язма белән Кайбыч ягында тагын да күбрәк булган хезмәт Геройлары циклына керешәбез. Борындык авылында туып-үсеп, хезмәт иткән Барый Гарифуллин белән Рифкать Кәлимуллин икесе дә комбайнчы булган. Мөрәле МТСында эшләгәннәр. СССР Югары Советы Президиумының бер үк Указы нигезендә 1952 елның августында Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булалар. Болай булмый ич дип ничек сызып атмаганнар?

Барый абый 1907 елда туган. Укырга кереп, 1932 елда ук Мөрәле МТСында эшли башлый. Сугыш алдыннан, 1937-1941 елларда комбайнчы булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр диярлек яу кырында була, Варшава янында каты яраланып, туктап кала. Кайтып, яралары да төзәлеп бетмәгән килеш яңадан комбайнга утыра. Бу вакытта тракторга прицеп итеп тагып йөри торган «Коммунар» комбайннарында эшли. Бүгенге көн хезмәт җитештерүчәнлеге белән чагыштырып карау өчен саннар китерәм. 1951 елның кызган урак өстендә Барый Гарифуллин 25 көн эчендә 6249 центнер ашлык суктырып ала. Мин яшь чагында куәтле «Нива» комбайннары чыккач та, бу күрсәткечкә иң алдынгы игенче-механизаторлар гына ирешә ала иде. Ул вакытта, ягъни 75 ел элек, бу чын батырлык үрнәге була. Мондый күрсәткеч белән районда, республикада гына түгел, бөтен Советлар Союзы буенча алдынгылыкка ирешкәннәр. 

Кайбер язмаларда Барый абый бала чагында Борындык мәдрәсәсендә дин сабагы алган диелә. Шулар нәтиҗәседер, узган гасырның туксанынчы елларында Барый Гарифуллин Борындык авылының имам-хатыйбы булып торды. Тарихи мәчетне халыкка кайтаруда төп рольне үтәде. Уфа каласына мөфти Тәлгать Таҗетдин янына барып җитеп, ярдәм дә, рөхсәт тә алып кайтты. Күкрәгенә «Алтын Йолдыз» таккан мулланы күргәч, башкалар нәрсә уйлагандыр. Без Барый абыйга соклана да, аның белән горурлана да идек. Аллаһы Тәгалә озын гомер биреп, ул 2003 елның декабрь аенда 96 яшендә вафат булды. Ике Герой да Борындык зиратында күмелде. Бөек якташларыбызның урыннары җәннәттә булсын.

Рифкать Кәлимуллин 1927 елда туган. 1941 елда ул комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Мөрәле МТСының атаклы директоры Григорий Улитин, 15 яшьлек егеткә ышаныч күрсәтеп, «Коммунар» комбайнын мөстәкыйль егәрләргә рөхсәт бирә. Дөресен әйтергә кирәк, киләсе 10 елда олы җитәкче һәм талантлы, тырыш егет бер-берсенә нык таянып эшлиләр. Рифкать абый Тукай кебек була. Япь-яшь килеш зур ачышлар ясый, рационализатор була. Ургыч-жатканы киңәйтү хисабына гади комбайнның уру-сугу мөмкинлекләрен арттыра. Сугыштагы кебек армый-талмый эшләүне кушкач, гаять зур хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешә. Бөтен илгә танылган комбайнчы була. Бер генә мисал китереп үтәсем килә. Рифкать абый күбрәк Кошман кырларында эшли.

Ул вакытта «Коммунар» комбайнының саламын, ике хатын-кыз утырып, сәнәк белән төртеп торган. Шуларның берсе Кошман кызы Саимә апа Камалиева була. Бу хакта бер очрашуда Саимә апа үзе сөйләде. Урып-җыюның кызган вакытында өч тәүлек туктаусыз, ялсыз эшләдек, диде. Чык төшкәч, ниһаять, кайтып йокларга җыенган идем, Рифкать абый мотоциклына утырып төшеп җитте, тагын эшкә керештек, диде. Мотоцикл дигәннән, кыш көне Рифкать абыйның аны аэрочана итеп йөрүе, тирә-якта беренче булып җил эффектына таянып генератор ясавы һәм электр энергиясен куллануын сөйлиләр. Шулай хезмәт итә торгач, Рифкать Кәлимуллинның дәрәҗәсе дә нык күтәрелә. 1949 елда, 22 яшендә, аңа беренче Ленин ордены бирелә. Кирәк бит! Инде киләсе 1950 елда ук, яшь егет икенче Ленин орденына лаек була. Ә менә 1951 елгы эш нәтиҗәләре буенча, 1952 елда Рифкать Кәлимуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. «Алтын Йолдыз» белән беррәттән, күкрәгенә өченче Ленин ордены тагыла. Сугыштамы, хезмәттәме, Ленин орденына кыска срокта лаек булган тагын күпме Геройларны беләбез?!

Кызганыч, мин Рифкать абый белән очраша алмадым. Район аерылган елларда 66 яшендә вафат була ул. Шулай да юлларыбыз кисешкән булып чыкты. Ул кандидатлык диссертациясен 1966 елда Мәскәүдә, Тимирязев академиясенең мин укыган инженерлар институтында яклый. 80 нче еллар башында шул ук институтта докторлык диссертациясен якларга да йөри ул. Илебезнең атаклы инженер-галимнәре югары бәя биргән булалар. Бу инде мин үзем шунда укыган еллар. Яңа, зур, көчле комбайннар уйлап ясау чоры иде ул. Кызганыч, Рифкать абыйга никтер диссертациясен якларга мөмкинлек бирмиләр. Шуңа карамастан, Татарстан халкы күңеленә ул Хезмәт Герое, галим-практик булып кереп калды.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Рифкать Кәлимуллин исемендәге күчмә кубок булдырып, озак еллар аны ярыш алдынгыларына тапшырып барды. 

Кайбыч комбайнчылары — Рифкать һәм Барый абыйларның дәвамчылары да еш кына бу призны алды. Хәзер дә районыбыз игенчеләре, мул уңышлы кырларда рекордлы күрсәткечләргә ирешеп, фидакарь хезмәт итүләрен дәвам итә.

Рәмис Хәялиев, 
Олы Кайбыч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев