Борындык мәктәбен тәмамлаучылар 40 елдан соң очрашты
Мәктәп тәмамлаучылар арасында матур традиция яшәп килә – ул классташлар очрашуы.
Без —1984 елда Борындык мәктәбенең унынчы классын тәмамлаучылар да очрашып күрештек.
Тормыш тәҗрибәсе туплаган, һәрберсе тормышта үз урынын тапкан, инде үзләре дә 60 яшь бусагасында булган дәү әти, дәү әниләр, еллар аралыгы белән еракта калган яшьлекләрен сагынып күрешергә кайткан егетләр-кызлар очрашуы иде бу. Мәктәп еллары — кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында
салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы... Белемнәрнең нигезләрен ныклы үзләштерү өчен тырышлык, төрле кызыклы эшләргә өйрәнү, жәмәгать эшләре белән елларның үтүе сизелми дә калган.
Классташлар исә гомер буе дуслык һәм мәктәп еллары турындагы хатирәләрне саклап, бер-берсе белән аралашып яши. Бу юлы да шулай булды. Очрашу көнен билгеләгәч тә, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, күрешеп, жыелышып балачак, яшүсмер елларын искә төшердек.
Тормыш үзенекен итә, берничә егетебез инде мәрхүм булган. Үзебез дә олыгайдык бит. Динне дә читтә калдырмыйча, беренче эш итеп, юлыбызны авыл мәчетеннән башларга булдык. Барлык классташлар исеменнән инде яшьли бакыйлыкка күчкән сигез классташыбызга атап, сәдакалар бирдек. Авылыбыз мулласы Тәфкил Сафиуллинның мәгьнәле вәгазьләрен тыңлап, догалар укыттык. Арабызда булмасалар да аларның рухлары шат булсын.
Очрашуны самими балачаклы, әле тузан да кунарга өлгермәгән, эчкерсез күңелле еллар булган мәктәбебездә дәвам иттек. Директор Рания Хуҗина безне ачык йөз белән каршы алды, нинди уңышларга ирешүләре, заманча җиһазлар, яңа техника турында сөйләде. Әйе, мәктәптә чисталык һәм тәртип, ул үзенә тартып тора, яңача, үзгәргән. Без укыган класслар инде башкача. Шулай да, аның стеналары әле дә безнең шатлыклы көлү авазларын, йөгереп узган аяк тавышларын саклыйдыр. Шуңа күрә дә ул әле хәзер дә күңелләрдән мәңге җуелмас мәктәбебез булып кала. Аллага шөкер, диясе килә, мондый бәхет безгә насыйп булды. Уйлап карасаң, заманның үзгәрүе белән бәйле рәвештә күп авылларда мәктәпләр ябылды да бит әле. Әби-бабайлардан килгән матур гадәтне саклап, без күчтәнәч — мәктәп өчен хуҗалык өчен кирәк-яраклар да алып бардык. Мондый матур гадәт инде күп еллардан бирле яшәп килә, без дә дәвам иттек. Мәктәп капкасын ачып кергәч тә үзеңне әллә нинди чит ил киноларындагы гөлләр патшалыгындагы кебек хис итәсең. Чәчәкләр арасында истәлеккә фотога да төштек.
Истә әле, 1974 елда без, 33 беренче сыйныф укучысы, тәүге тапкыр Борындык урта мәктәбе ишекләрен ачып кердек.
Мәктәп бусагасыннан беренче укытучыбыз Әкьлимә Гарифуллина каршы алды. Ул безнең өчен бөтен нәрсәне белүче иң тырыш, бөтен жирдә тәртип саклап, барыбыз өчен дә кайгырып, шул ук вакытта таләпчән дә, яклый да белүче иң әйбәт кеше булып саклана. Аны шулкадәр хөрмәт иткәнгәме, әллә ул замандагы тәрбия йогынтысымы, коридордан килгән аяк тавышыннан ук таный идек. Әле хәзер уйлап утырабыз, без бер класста 33 бала. Әкълимә апа укытып, дәфтәрләребезне тикшергән, җәмәгать эше дә бар, гаиләне дә карарга кирәк. Ничек өлгерде икән авыл укытучысы?
Аны искә алып, мәчеттә аның да рухына догалар кылдык. Беренче укытучыбыз яшәгән йортка барып, Әкълимә
Шәфигулла кызы белән булган вакыйгаларны көлешә-көлешә искә төшердек. Безнең бәхеткә, ул яшәгән йортның
тәрәзәләрендә әле дә утлар яна. Анда кызы, ветеран укытучы Гөлфия Гарифуллина яши. Аның белән җанлы әңгәмә кордык. Ул, әнисен онытмаулары өчен шатланып, олы рәхмәтләрен җиткерде.
Очрашуны дәвам итеп, гадәттәгечә, түгәрәк өстәлләр артына җыелдык. Әллә кайларга китеп тормадык, үзебезнең авылда, классташ Илшат Хәсәновларда гына күңелле итеп утырдык. Без аны, үзебезчә матур итеп, яратып, «Чамай» рестораны дип атадык.Инде өлкәнәя башласак та, бу көнне үзебезне яшь итеп тойдык, көлдек, уеннар оештырдык, гармунга кушылып җырладык, күңелләр
булганчы сөйләшеп утырдык. Еллар узгач та, мәктәп тәмамлауның 50 еллыгына да тагын шулай классташларочрашуына җыелырга насыйп булсын.
Зөбәрҗәт Хәйбуллина, Борындык авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев