Борындыкта «Добрые Кайбицы – Игелекле Кайбыч» волонтерлык үзәге ачылды
Ул көнне Борындык авылының мәдәният йортына районыбызның изге күңелле, җаваплы һәм актив кешеләре җыелды.
Биредә тантаналы төстә «Игелекле Кайбыч» волонтерлык үзәге ачылды.
Әлеге тантанада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге» башкарма директоры урынбасары, территорияләр белән эшләү секторы җитәкчесе Гүзәл Ганиева, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина, «Игелекле Кайбыч» волонтерлык үзәге җитәкчесе Илсинә Хөснетдинова, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, мәдәният хезмәткәрләре, волонтерлар, яшь армиячеләр, авыл халкы катнашты.
Бу чара ветераннар советы, «Ак калфак» оешмасының Борындыктагы бүлеге, Кече Мәме волонтерлары, «Вера, Надежда, Любовь» коммерцияле булмаган оешма, Иске Тәрбит, Борындык мәктәпләре, Хуҗа Хәсән, Борындык авыллары волонтерларының чыгышлары белән башланып китте.
— Волонтерлык ул — зур хезмәт. Үзләрен бу эшкә багышлаган райондашларыбыз изге күңелле, олы йөрәкле булулары белән аерылып тора. Махсус хәрби операция башлангач, хәрбиләргә ярдәм итәргә теләүчеләр саны артты. Үсеп килүче яшь буын да читтә калмый. Яшьләр берләшмәләре — «Яшь армиячеләр», «Алдынгылар» хәрәкәтләренә укучылар елдан-ел актив кушыла, изге гамәлләр кыла. Хәрби хәрәкәт ветераннары да волонтерлык юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. Игелекле эшләр башкаручыларның яхшылыклары үзләренә уңышлар булып әйләнеп кайтсын. Без бергә! Бүген ачылган үзәк районда волонтерлык эшен тагын да җанландырсын иде, — диде Фәния Петухова.
Гүзәл Ганиева да волонтерларга җылы теләкләрен җиткерде.
— Мин республиканың барлык районнарындагы волонтерлык үзәкләре белән тыгыз элемтәдә торам. Кайбычка да беренче генә килүем түгел, — диде Гүзәл Рәфыйковна. — Волонтерлык эшчәнлеге белән 2011 елдан бирле шөгыльләнәм. Хәзерге вакытта Россиядә 9,5 миллион волонтер эшли. Фойеда күргәзмә барышында күргәнебезчә, Кайбыч волонтерлары да үз авылларында зур эшләр башкара. Бүген ачылган үзәк районның барлык волонтерларын берләштерүче, аларны зур эшләргә рухландыручы урын булыр дип уйлыйм.
Район авылларындагы иң актив волонтерларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре, авыл җирлекләренең волонтерлык эшен алып барган ветераннар советы рәисләренә "Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге«нең Рәхмәт хатлары, укучы волонтерларга «Игелекле Татарстан» үзәгенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев