Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындыкта яшәүче Хәйбуллиннар йорты каршында ел әйләнәсе Россия һәм Татарстан флаглары җилферди

Дәүләт учреждениеләрендә, бәйрәмнәрдә һәм тантаналы чараларда, Россия флагы белән беррәттән, Татарстан флагы да дуслык һәм бәхет теләп җилферди.

Борындык авылындагы Рамил Мөхәммәтҗанов урамында яшәүче Рафаэль Хәйбуллин йорты каршында Россия һәм Татарстан флаглары ел буена җилферди. Урам башыннан кергәч тә, алар әллә каян күренеп, барысын да үзләренә җәлеп итә. «Ни өчен шулай куйдың соң?» дип сорыйлар. 

— Илебез, республикабызның нинди бөек булуын белсеннәр! Мин илемне, туган җиремне яратам, алар белән горурланам!" — дип жавап бирә Рафаэль. Татарстанлылар бәхетле, чөнки без «ике канатлы». Россия һәм Татарстан флаглары безнең — үсешкә, алгарышка өндәүче һәм күтәрүче пар канатларыбыз. Татарстан һәм аның башкаласы Казан дөньякүләм танылу ала бара. Халыкара танылуга ирешүдә Татарстанның дәүләт символлары да ярдәм итә.
Дөньяларыбыз тынычланып, бу флаглар әле бик күп еллар җилфердәсен!

Зөбәрҗәт Хәйбуллина, Борындык авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев