Борындыкта Казан кызы ифтар мәҗлесе үткәрде
Борындык авылында ифтар мәҗлесе халкыбызның асыл кызы- Казан шәһәрендә яшәүче Лилия Гобәйдуллина тарафыннан үткәрелде.
Лилиянең тамырлары бай табигате, уңган халкы белән дан тоткан Борындык авылына барып тоташа. Аның әнисе Гөлшат шушы авылда туып-үскән. Лилия әле дә җәйге каникулларда, бәйрәмнәрдә дәү әнисе Мөнирә белән дәү әтисе Галимулла Фәтхуллиннарга кайтып, кунак булуын, анда узган бәхетле балачак елларын сагынып искә ала. Борындыкның Латыйфа оныклары нәселеннән ул. Кадерлеләренең рухы шат, урыннары җәннәт түрләрендә булсын дип, изге Рамазан аенда авыз ачтырырга уйлаган.
Ифтар мәҗлесендә катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Лилия Гобәйдуллина, аның газиз әнисе Гөлшат, Фәрит Гомәров гаиләләренә тирән рәхмәтен әйтте, барлык ниятләренең тормышка ашуын теләде. Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Борындык авылы имамы Тәфкил Сафиуллин, шушы авылда туып-үсеп, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Айдар хаҗи Гыйбадуллин изге Коръәннән сүрәләр укыды, вәгазьләр сөйләде, илгә-көнгә тынычлык теләп догалар кылдылар.
Мәчеттә узган ифтар ашында ир-атлар, балалар, хатын-кызлар да катнашты. Аларның барысы да Фәтхуллиннарның дәвамчыларына рәхмәтле булуларын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев