Борындыкта урам бәйрәме узды
Кайбычымның капкасы ул Борындык авылым.
Үз тарихы, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре күп аның. Аларны белеп, өйрәнеп, ачып кына җибәрергә кирәк.
Әле дә хәтеремдә, кечкенә вакытта күрше әбие Нурия Шәмсетдинова, кереп утырыр иде дә, авылымның һәрбер бәйрәмен җентекләп миңа сөйләр иде. Минем нигәдер менә шул урам бәйрәмнәре турында сөйләгәннәре исемдә уелып калды. Шул елларда яшәгән әби-бабайлардан сорап, аның ничек үткәрелүе, кемнәр катнашуы турында өйрәнә башладым. Мәдәният йортында эшли башлаган елларда, урам бәйрәмнәрен кайтарам дип, үз-үземә сүз бирдем. Моның ачык мисалы — хәзер Борындык авылында үткәрелүче бәйрәмнәр.
Миңа күбесе "Ни өчен ел саен нәкъ менә урам бәйрәмнәре үтә соң, дип сорау бирә. Җавабым гади: халыкны күңелле ял иттерер һәм берләштерер өчен. Безнең Борындык авылы халкы бердәм. Бәйрәмдә дә, борчу килгәндә дә ярдәмләшеп яшибез.
Ватсапта авылыбызның һәрбер урамының аерым төркеме бар. Без анда шул урамнарда яшәүчеләрне туган көннәре, шатлыклы вакыйгалары белән котлыйбыз, яңалыклар алышабыз, планнар корабыз. Авылымның үзем гомер итә торган Рамил Мөхәммәтҗанов урамында бәйрәм үтте. Анда безнең урамнан, шулай ук Муса Җәлил, Октябрь, Куйбышев, Совет урамнарыннан олысы да, кечесе дә җыелды. Казаннан якташлар, барсының да балалары кайтты. Бәйрәмебез Каратун авылыннан килгән җырчы кызлар Гөлназ Нәсыйхова һәм Ләйсән Садыйкованың матур җырлары белән башланып китте. Авылдашларны шулай ук авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмебездә шушы урамда яшәүче, 92 яшен тутырган ак яулыклы әбиебез Фәймә Хөсәенованы һәм 91 яшьлек туган көнен билгеләп үткән Барый Хәйруллинны тәбрикләдек. Пар аккошлардай, күгәрченнәрдәй гөрләп яшәүче, озын-озак гомер кичерүче парларыбыз — Фәридә һәм Фаил Хөснетдиновлар, Талия һәм Тәлгать Хәлиуллиннар, Флера һәм Фирдәвес Сафиуллиннарны да котладык. Шушы урамда яшәүче, июль айларында туган көннәрен үткәрүче авылдашларны да билгеләп үттек. Алар — Таһир Кәримов, Рушан Хөснетдинов, Рәмзия Хөснетдинова, Луиза Гыйбадуллина, Айдар Гыйбадуллин, Салих Хәммәтшин, Лилия Төхвәтуллина, Рамил Гарифуллин. Гөлия Фәттахованы юбилее белән котладык.
Урамыбызның яңа туган сабыйларын да игътибарсыз калдырмадык. Бала туу һәр гаилә өчен күңелле вакыйга бит. Әдһәм Мөхәммәтшинга бүләгебезне тапшырдык. Бәйрәмебезнең төп оештыручылары — авылдашлар үзләре, Совет, Куйбышев, Рамил Мөхәммәтҗанов, Муса Җәлил, Октябрь урамнары халкы. Алар, бердәмлектә көч дип, барысы бергә шушы эшкә тотынды. Хәмидуллиннар, Зиннуровлар гаиләләре самавыр белән чәй кайнатты, яңа гына учакта пешкән коймак белән сыйладылар. Сату нокталары да эшләде. Өстәлдәге сый-нигъмәтне күрсәгез, исегез китәр. Иртәдән бирле бу урамда халык гөрләде. Кемдер өстәл-урындык ташыды, кайсылары бизәде, фотозона ясады.
Бәйрәм уеннар белән үрелеп барды. Елдагыча, урам бәйрәме күңелле үтте. Халыкның бердәм булуы, күңелле ял итүе — минем өчен үзе бер куаныч. Димәк, авылымның киләчәге бар, халкы бердәм булып гомер кичерә. Мин авылдашларым белән бик тә горурланам. Аларның һәрберсен яратам, хөрмәт итәм. Рәхмәт сезгә, авылдашлар, урамдашлар! Нинди генә фикер әйтсәм дә, һәрвакыт күтәреп аласыз, булышасыз.
Илсинә Хөснетдинова, Борындык мәдәният
йорты мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев