Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Борынгыдан килгән гүзәл гадәт: Борындыкта Сабантуй бүләкләре җыелды

Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур гадәт — бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла.

Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Безнен Борындыкта, сөлге җыю буласын белгертеп, бәйрәмгә кунакларны чакыру да ул.

Борынгыдан килгән гадәт буенча, Сабантуй алдыннан сөлге жыйдык. Милли бәйрәмебезгә яулык, сөлгеләрне бизәлгән атлар җигеп тә, җәяүләп, жиңел машинага утырып та җыярга туры килә. Заманасына яраклашасың, шундый вакытта яшибез.

Һәр урамда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырыштык бу йоланы. Без, гадәттә, Сабантуйга бүләкләрне, эш сәгатьләреннән соң, халык эштән кайткач кичке якта җыябыз. Милли бәйрәмебез җиңүчеләренә бүләк җыю көне алдан хәбәр ителә. Йола үтәүгә мәдәният хезмәткәрләре зур өлеш кертә, аларга хатын-кызлар, балалар да кушыла. Быел да, һәрбер йортка кереп, авылдашларны Сабантуйга чакырдык. Ихлас, киң күңелле кешеләрне, дөньяны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче авылдашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп тора. Сабан туенда гер күтәрүчегә, иң яшь көрәшчегә дип, бүләкләрне атап бирүчеләр дә бар. Бик күпләр тәмле телен, җыр-биюен, җор сүзен эшкә җигеп каршы ала сөлге жыючыларны. Безне изге теләкләргә төрелгән күчтәнәчләр белән озатып калдылар. Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп, кызганмыйча биргән бүләк кенә башкаларны сөендерер, үзебезгә дә шатлык китерер ди халкыбыз. 

Зөбәрҗәт Хәйбуллина, Борындык авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев