Әбрар Шаминга – 100 ел
Олы Кайбыч авылында туып-үскән язучы, полковник, ике тапкыр Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, судья, Идел буе хәрби округы Хәрби трибуналы рәисе булган Әбрар Шаминның тууына 20 июньдә 100 ел тулды.
Күренекле якташыбызның якты истәлегенә район үзәк китапханәсендә 29 июнь көнне әдәби кичә үткәрергә җыеналар. Әлеге кичәдә Әбрар Гыйләҗетдин улының Казан шәһәрендә яшәүче кызы Наилә, бертуган сеңлесе Рәбыйга апаның, якташыбызны якыннан белүчеләр, аның белән аралашкан авылдашларының да катнашуы көтелә. Иртәнге сәгать унда башланучы кичәгә барлык теләүчеләр дә чакырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев