Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Бүген - Гармунчылар көне. Бу көнне 25е үткәрү символик мәгънәгә ия», - ди Борындыктан оста гармунчы Зөбәрҗәт Хәйбуллина

«Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның», «Гармунчы булсын ярың», «Их, гармуннар уйный белсәм»... Гармун, гармунчылар турында бик күп шигырьләр, җырлар иҗат ителгән. Үзенең уңай энергетикасы, күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәтү сәләтенә ия гармун моңнарын кем генә яратмый икән?

Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр ул гармун. Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып кайгы-сагышын баскан. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә.

Күпме йөрәкләрне кавыштырган бит ул. Кыңгыраулы атлар белән авылга килен төшкәндә дә иң түрдә гармунчы – затлы кеше булган. Чөнки алар кеше күңелен тәрбияләүчеләр.

Бу уен коралы гади булуына карамастан, анда халык көйләрен дә, эстрада җырларын да, классик әсәрләрне дә башкарырга мөмкин.

Гармун сүзе гармонияне, матурлыкны, аһәңлекне аңлата.

Гармун көнен 25е үткәрү символик көчкә ия. Гармунның уң кулга да, сул якка да 25 төймәсе бар.

Заманалар үзгәреш кичерә. Әмма гармунчыларның абруе кимеми. Мәңгелек кыйммәтләрне саклаучыларга халык баш ия, гармун моңы безне якынайта

Гомер-гомергә гармун кешенең юлдашы, сердәше булган.

Соңгы елларда гармун моңы, кызганычка каршы, тормышыбыздан югалып бара. Заманча җиһазларда теләсә нинди җыр да, көй дә уйнап була хәзер. Бәлки шуңа күрә дә көмеш телле гармун тавышын фольклор, мәдәни фестивальләрдә генә ишетергә мөмкин. Ә шулай да яши әле гармун! Милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы кешеләр бар эле

Безнен әти Рәшит авылда гармунчы, әнкэй Роза жырчы иде. Авылда клубта бер концерт та алар чыгышыннан башка узмаган. Өлкэн буын кешеләре аларның дуэт итеп жырлаган "Көтүче белән сыер савучы" җырын әле дә сагынып искә төшерә.

Берсе гармунда уйнап, икенчесе җырлап, бар халыкның күңеленә үтеп кереп калган. Без бала чакта, кыш җиткәч, әти белән әнкәйне кич белән өйдә сирәк күрә идек, чөнки бөтен халык кышкы сугымнар беткәч, бер-берсен кунакка чакыра, туйлар башлана. Нинди бәйрәм ди инде ул гармунсыз, айда утыз көн булса, алар утыз алты мәҗлескэ чакырулы иде, гармунчы чираты белэн мәҗлес көне билгеләнә. Кайсы көннәрдә икешәр йортка баралар. Хуҗаларның бәйрәмнәрне ничек тә күңелле итеп уздырасылары килә бит.

Менә шундый заманда, җырлы -моңлы гаиләдә үстек без.
Һәр нәселнең, һәр гаиләнең кадерләп саклаган ядкәре була. Бездә ул – нәсел тальяны! Гарифулла бабабызның туганы Хикмәтулла уйнаган 1814 елгы тальян гармун! Гармунчылар белән дә данлыклы нәселебез! Бер генә бәйрәмебез дә гармун моңнарыннан башка узмый.

Тальян гармун –Рәшит бабам истәлеге,

Моң сыздыра абыем Рамил кулында

Гореф-гадәт, төп йорт йолалары

Дәвам итсен буыннан -буынга!

Әйе без бу турыда горурланып әйтә алабыз, гармунчы булып китүебез – Ходай тарафыннан салынган, кан белән буыннан буынга күчеп килгән сәләт ул.

Зөбәрҗәт Хәйбуллина, Борындык авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев