Бүген Казанда 30 нчы хәйрия маршруты бушлай йөриячәк
27 февральдә Казанда хәйрия маршруты йөриячәк.
«Зәкят» хәйрия фонды хәйриячелегендәге бушлай автобусны тану бик җиңел булачак: аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылачак, ә салоны шарлар белән бизәләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рамазан ае хәйрия маршруты беренче тапкыр 2023 елда Фонд башлангычы белән гамәлгә куелды һәм аны казанлылар яратып кабул итте. Хәйрия маршруты иртәнге сәгать алтыдан (6:00) кичке сәгать алтыга (18:00) кадәр Азинодагы «Дуслык» тукталышыннан Юдинодагы «Вокзал яны» тукталышына кадәр йөриячәк.
30 нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар булуы белән үзенчәлекле. Казанның Совет, Идел буе, Вахитов, Киров районнарын тоташтырган әлеге автобус иң озын маршрутларның берсе булып санала һәм анда халык һәрвакыт күп була.
30 нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар ислам диненең асылы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу мөбарәк айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда башланган хәйрия марафоны турында якыннан таныша алачак. Моннан тыш, бу көнне шулай ук QR-код ярдәмендә авыру балаларга һәм мохтаҗ өлкәннәргә хәйрия ярдәмен күрсәтергә мөмкин булачак. Быел Фонд, гомумән алганда, 100 авыру балага һәм мохтаҗ өлкәннәргә акчалата ярдәм күрсәтергә ниятли.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев