Бүген Татарстанда бераз яңгыр һәм 22 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә. Төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-16 метрга кадәр җитә.
Көндез термометрның терекөмеш баганасы +12..+17 градуска, урыны белән +22 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев