Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бүген Татарстанда бераз кар һәм −17 градуска кадәр салкын булуы көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин, көндез явым-төшем көтелми.

Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә искән җилнең тизлеге урыны белән 13 метрга кадәр көчәя.

Минималь температура төнлә һәм иртән −16..-21 градус, аязганда көнчыгыш районнарда −26 градуска кадәр тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы −12..-17 градусны күрсәтәчәк.

Юлларда бозлавык саклана, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев