Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бүген Татарстанда яңгыр һәм боз явуы, көндез +28 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр яуды, көндез шулай ук кайбер районнарда явым-төшем күзәтелүе ихтимал.

Урыны белән яшенле яңгыр явачак, көндез боз яварга да мөмкин. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, көндез урыны белән аның тизлеге 14 метрга, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәя. Төнлә һава температурасы +13..+18 градус тәшкил итте. Көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев