Бүген Татарстанда яшенле яңгырлар, +24 градуска кадәр җылылык көтелә
Бүген республикада яңгырлар көтелә.
Кайбер районнарда яшенле яңгыр, көндез боз да явуы ихтимал.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исә, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәя. Көндез һава +19..+24 градуска кадәр җылыначак.
Казанда аязучан болытлы һава, яшенле яңгыр көтелә. Максималь температура көндез +22..+24 градус булачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев