Бүген Татарстанда көчле кар, бозлавык фаразлана
ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, республиканың көнбатышында кич һәм төнлә көчле кар явачак.
Бүген көндез буран һәм бозлавык көтелә. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, секундына 7-12 метр, урыны белән секундына 17-22 метрга җитәчәк.
Көндез иң югары температура −2...-7 булачак, көньякта һәм көнчыгышта 0 дән +3 градуска кадәр җитәчәк. Кичкә температура −7...-12 градуска кадәр төшәчәк.
Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре сакланачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев