Бүген Татарстанда көчле кар һәм буран фаразлана
Бүген Татарстанда көчле кар һәм буран көтелә, күрү мөмкинлеге 1 мең метрга кадәр кимиячәк, дип фаразлый ТР Гидрометеорология үзәге.
Синоптиклар болытлы һава торышы һәм кар явуын фаразлый. Кайбер районнарда җепшек кар явуы ихтимал. Шулай ук йомшак буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 11 метрга җитә.
Көндез температура −4...+1 градус тәшкил итә. Юлларда бозлавык көтелә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев