Бүген, Халыкара инвалидлар көнендә, Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне сөендерделәр
Бүген – Халыкара инвалидлар көне. Әлеге көн уңаеннан районда 1-10 декабрьдә традицион Инвалидлар ункөнлеге үтә. Быел да аның кысаларында инвалидлар өчен төрле чаралар оештырыла.
Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гомер көзен каршылаучы 30 кешенең барысының да диярлек физик мөмкинлекләре чикле. Биредә бәйрәмнәрне, кунакларны һәрчак шатланып көтеп алалар. Бүген аларның хәлен белергә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова һәм Надеждино авыл җирлегеннән килделәр.
– Кешеләр бер-берсенә охшаш булмаган кебек, аларның язмышлары да төрлечә языла. Аны ничек бар, шулай кабул итмичә бүтән чара юк, - диде Фәния Фәритовна. – Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Һәр яңа туган көнгә сөенеп яшәргә язсын!
– Интернат-йортның ишекләре бер дә ябылып тормый диярлек. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре әледән-әле концертлар белән чыгыш ясый, авылдашларының хәлләрен белешеп китүчеләр дә шактый, хәйриячеләр дә еш кунак бездә. Инвалидлар ункөнлегенә план бер ай алдан төзелде. Һәр көнне нинди дә булса чара билгеләнгән. Бүген, Халыкара инвалидлар ункөнлегендә безгә Надеждино авыл җирлегеннән килеп, өлкәннәребезне сөендерделәр, – диде интернат-йорт директоры Альбина Гыйләҗева.
Надеждинолылар биредә еш кунак була. Авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева инициативасы белән өлкәннәр ункөнлеге кысаларында концерт куеп, баллы күчтәнәчләр тапшырып кайтканнар. Үзләренең бакчаларында үскән яшелчәләрдән дә өлеш чыгарганнар. Бу юлы да Екатерина Васильевнаның әби-бабайларның хәлен белеп кайту идеясен «Барыня» ансамбле солистлары – Елена Жиренкова, Светлана Кузьмина, Татьяна Бурнашевская, Светлана Сапаркина берсүзсез хуплый. Сәхнә костюмнарын, өлкән дусларына күчтәнәчкә дип әзерләгән тәм-томнарын алалар да, юлга кузгалалар.
- Игелек-бу тормышта иң мөһиме. Өлкәннәрнең өйдәге кебек шартларда яшәвенә без бик шат, – диде Екатерина Васильевна. — Күзләренә карыйсың һәм аларга уңайлы, җылы икәнен аңлыйсың. Аларның ихлас елмаюын күрү безгә шундый рәхәт.
Концерттан соң машинага утырып китәргә дә өлгермибез, киләсе бәйрәмдә без монда кабат киләчәкбез, дип планлаштырабыз. Чөнки без дә әби-бабайларны күрүебезгә бик шат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев