Бусагада — Белем көне
-
Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы, гомумроссия мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы:
Хөрмәтле педагоглар, мәгариф хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Кадерле укучылар һәм әти-әниләр! Район мәгариф бүлеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне Белем көне белән котлыйм!
1 сентябрь — балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә дулкынландыргыч бәйрәм. Бу гаҗәп түгел, кеше нинди генә уңышларга һәм биеклеккә ирешмәсен, аның башлангычы мәктәптән башлана. Мәктәптә без дөньяны һәм үз-үзебезне таныйбыз, чын дуслар табабыз һәм вакыт узу белән безнең өчен эш-гамәлләр үлчәменә әверелә торган укытучы белән очрашабыз.
Үз эшенә мөкиббән булган педагогларыбыз яшь буынны укыту һәм тәрбияләүнең мөһим миссиясен намус белән үти, тирән белемнәре белән бергә балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияли, дөрес тормыш юлын сайларга ярдәм итә.
Кадерле укучылар! Яңа уку елы сезгә яңа белемнәр, мавыктыргыч ачышлар, иҗади уңышлар китерсен. Беренче сыйныф укучыларының белемгә юллары якты һәм шатлыклы булсын. Бу уку елы сезнең өчен яңа үрләрне яулауга этәрсен! Яңа белемнәргә төшенегез. Шуны истә тотыгыз: бүген белемле булу — тормыш уңышының нигезе.
Хөрмәтле педагоглар! Үзегезнең һөнәри бурычыгызга тугрылыгыгыз һәм балаларга бүләк иткән рухи җылыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Педагог булу — гади генә бурыч түгел. Мәгариф системасы сезгә даими рәвештә югары таләпләр куя: укыту технологияләре, укыту программалары үзгәрә, стандартлар кертелә. Ләкин кискен үзгәрешләр чорында педагоглар гына киң фикер йөртергә һәм рухи яктан үскән кеше булырга сәләтле, максатчан шәхес тәрбияли ала. Укучыларыгызның сәләтен ачыклап, аларга тормышта кирәкле һәм кыйммәтле белемнәр биреп, сез, һичшиксез, илебезнең киләчәген формалаштырасыз.
Сезгә һөнәри үсеш, сәләтле һәм рәхмәтле укучылар, ә әти-әниләргә балаларының уңышларына мөмкин кадәр ешрак шатлануларын телим.
Яңа уку елы һәркем өчен кызыклы һәм уңышлы булсын, ачышлар һәм яңа казанышлар китерсен! Бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев