Быел Татарстанда терлекчелек объектлары кайсы районнарда төзелүе билгеле
Быел Татарстанда 15,7 мең баш терлеккә 20 терлекчелек объекты төзелә.
Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советы утырышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде.
Яңа фермалар Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Кайбыч, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Тәтеш, Ютазы районнарында сафка бастырылачак.
«Узган елларда савым артуга технологияләрне яхшырту һәм заманча сөтчелек комплексларын гамәлгә кертү хисабына ирешелде. Былтыр 11,3 мең баш терлеккә 18 объект кулланышка кертелгән иде», — диде министр урынбасары.
Яңа фермалар Әгерҗе, Актаныш, Арча, Балтач, Биектау, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Яңа Чишмә, Саба, Чистай, Ютазы районнарында ачылган.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев