Чаллы кешесенең Кайбычтагы «сәяхәте» суд белән тәмамланган
ЮХИДИ хезмәткәрле, юлларда иминлекне саклау һәм фаҗигаләрне кисәтү максатыннан, даими рәвештә рейдларга чыга.
Чираттагы шундый тикшерү вакытында полициянең өлкән лейтенанты Илфир Юсупов Олы Кайбыч авылының Кояшлы бульварында патрульлек иткәндә «Лада 2114» автомобилен туктата. Машина йөртүченең документларын тикшергәндә, инспектор спиртлы эчемлек исе сизеп ала. Аңа алкотектор аша тест узарга тәкъдим ителә. Җайланма икеләнүгә урын калдырмый: машина йөртүче аек булмый. Тоткарланучы Яр Чаллы шәһәреннән килгән А. Авзалов булып чыга. Инспектор тиешле беркетмәләрне тутырып, документларны җәмәгать судына юллый. Бу хәл 8 март көнне була.
16 апрельгә билгеләнгән суд утырышына гаепләнүче үзе килми. Әмма бу җаваплылыктан качарга ярдәм итми — эш аның катнашыннан башка гына карала. Авзалов моңа кадәр мондый хокук бозулар белән тоткарланмаган булса да, закон таләпләре барыбер катгый. Суд карары буенча, кагыйдә бозучыга 45 мең сум күләмендә административ штраф салына һәм ул 1 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Юлдагы мондый «сәяхәтләрнең» ахыры һәрвакыт бер үк — закон алдында җавап бирәсе булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев