Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Чаллыда яшәүче хатын-кызның трамвайда 87 мең сум акчасын урлаганнар

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 28 яшьлек хатын-кыз трамвайда ябылмаган сумка белән барган.

Моны билгесез кеше күреп алган һәм сумкадан акча, зәркән әйберләрен урлаган. Хатын-кыз үзе бу вакытта берни дә сизмәгән һәм әйберләре югалуын өенә кайтканда гына күреп алган. Шуннан соң полициягә хәбәр иткән.

Җинаять эше кузгатылган, җинаятьченең шәхесен тиз ачыклаганнар — ул элегрәк дә берничә тапкыр хөкем ителгән 38 яшьлек эшсез ир-ат булып чыккан. Хуҗа хатынга урланган әйберләрнең бер өлешен (10 мең сумга якын акча һәм алтын балдак) кире кайтарганнар.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев