Чаллыда кибет янында машина бәрдергән 6 яшьлек кызны хастаханәгә озатканнар
Чаллыда кибет янында машина бәрдергән 6 яшьлек кызны автокаланың Кама балалар медицина үзәгенә алып киткәннәр.
Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Хокук сакчыларының мәгълүматларыннан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәте 28 июньдә көндез Алиш урамындагы 43нче йорт каршында булган. «Лада Веста» автомобиленең йөртүчесе кызны бәрдереп киткән, нәтиҗәдә ул төрле тән җәрәхәтләре алган. Баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.
Авариядә һәр катнашучының ни дәрәҗәдә гаепле икәне административ тикшерү вакытында ачыкланачак, дип хәбәр ителә.
Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/sestiletnyuyu-devocku-sbituyu-u-magazina-v-celnax-gospitalizirovali-5925696
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев