Чаллыда «Ока» машинасы бер кешене бәрдереп үтергән
Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган.
«Ока» машинасы белән идарә иткән 57 яшьлек ир-ат «зебра»да җәяүлене бәрдергән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
Чаллы Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 73 яшьлек пенсионерны Ашыгыч ярдәм хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерәләр. Соңрак аның вафат булуы хәбәр ителә.
Фаҗига сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/callyda-oka-masinasy-ber-kesene-barderep-uterga-5925686
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев