Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Чын күңелдән рәхмәт»,- дип язалар Хуҗа Хәсәннән

Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр. Кемдер әле яңа гына, кемдер элегрәк якыннарын югалткан, кемнеңдер якыны авыр хәлдә. Кеше гомеренең иң авыр мизгелләренең берсе - газиз әниеңне югалту. Бу турыда күпме генә уйламаска тырышсак та, без дә язмыштан уза алмадык. Кадерле әниебез Ангелина Алексеевна Лоткованы аяусыз үлем арабыздан...

Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр. Кемдер әле яңа гына, кемдер элегрәк якыннарын югалткан, кемнеңдер якыны авыр хәлдә.
Кеше гомеренең иң авыр мизгелләренең берсе - газиз әниеңне югалту. Бу турыда күпме генә уйламаска тырышсак та, без дә язмыштан уза алмадык. Кадерле әниебез Ангелина Алексеевна Лоткованы аяусыз үлем арабыздан алып китте. Көтмәгәндә өстебезгә ишелеп төшкән кайгының авырлыгын берни белән чагыштырып та, берничек җиңеләйтеп тә булмый. Газиз кешебезне соңгы юлга озатырга килгән, кайгыбызны уртаклашкан, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән һәр кешегә аерым-аерым ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Әниебезне шулай олылаган, хөрмәт иткән өчен туганнарыбызга, дусларга, күршеләргә, сыйныфташларга, авылдашларга, авылыбыз фельдшерларына, җитәкчеләргә һәм хезмәттәшләребезгә мең-мең рәхмәтләр яусын. Ходай берегезгә дә мондый хәсрәтләр бирмәсен, кайгы җилләре беркайчан йорт-ишекләрегезне какмасын, якыннарыгыз сау булып, озак гомерләр итәргә язсын. Безгә күрсәткән изгелекләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын.
Барлык балалары исеменнән:
кызы Вероника, Хуҗа Хәсән авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Чын күңелдән рәхмәт», дип язалар Хуҗа Хәсәннән