Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Чит төбәкләрдән терлек кертүне тыю Корбан гаете алдыннан сарык бәяләре артуга китермәячәк

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, республика корбан чалу йоласы өчен кирәкле мал-туар белән үзен тулысынча тәэмин итә. Татарстанда барлыгы 200 меңнән артык сарык исәпләнә, ә бәйрәм көннәрендә, гадәттә, 13 меңгә якын терлек чалына. Мотыйгуллин аерым районнардагы саннарны да китерде: мәсәлән, Актаныш районында — 11 194, Тукай районында — 12,8 меңнән артык, Кукмарада 7 774 сарык бар. Саба районындагы зур хуҗалыкта гына да 9 меңгә якын мал асрала.

«Республикада сарыклар саны 200 меңнән артып китә. Әгәр дә кемдер аерым торак пунктта бәяне арттыра икән, бу — шәхси очрак. Башка төбәкләрдән терлек кертүне тыю бөтен җирдә дә бәяләрнең кискен күтәрелүенә китерә алмый», — дип искәртте Габделхак Мотыйгуллин.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев