Чүти авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мөслимә Пиркина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, тылда фидакарь хезмәт куеп Бөек Җиңүне якынайткан кешеләргә карата игътибар аеруча зур әһәмияткә ия.
Аларның батырлыгы — фронттагы каһарманлык белән бер дәрәҗәдә торган, халык хәтерендә мәңге сакланырга тиешле мирас.
Шундый олы хөрмәткә лаек шәхесләрнең берсе — тыл хезмәтчәне Мөслимә Пиркина. Ул 1931 елның 1 маенда Чүти авылында дөньяга килә. Аның балачагы һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышының иң авыр чорына туры килә. Илгә килгән сынау аны да читләп үтми: Мөслимә апа 13 яшеннән үк колхоз эшенә җигелә. Кечкенә генә куллары белән ул олылар башкарган хезмәтне башкара, кырда, фермада, төрле авыр эшләрдә катнаша. Унбиш—уналты яшендә иптәш кызлары белән бергә торф чыгару эшенә дә алына. Бу хезмәт тә сабырлык, көч һәм ныклык таләп итә.
Тормыш сынаулары Мөслимә Пиркинаны чыныктыра, сабыр һәм тырыш итә. Ул 24 яшендә авылдашы Рифгатькә кияүгә чыга. Аларның гаиләсендә биш бала — дүрт ул һәм бер кыз дөньяга килгән. Әле шушы көннәрдә генә 95 яшен тутырган Мөслимә апа — ун онык һәм уналты оныкчыгы булган бәхетле әби. Ул, якыннарының кайгыртуын тоеп, кызы Рузания һәм кияве Касыйм тәрбиясендә гомер кичерә.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы якынлашкан көннәрдә тыл хезмәтчәнен котларга дип авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, Чүти авыл җирлеге башлыгы Гөлнур Әхмәтшина килде. Алар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның күчтәнәчен һәм котлау открыткасын тапшырды. Мөслимә Пиркинага Бөек Җиңүне якынайтуга керткән бәяләп бетергесез өлеше өчен рәхмәт әйттеләр.
Җылы очрашуда Чүти мәктәбенең яшь армиячеләре дә катнашты. Алар, өлкән буынга тирән ихтирам күрсәтеп, Мөслимә апага үзләренең изге теләкләрен җиткерде. Бу чара яшьләр өчен гади очрашу гына түгел, ә чын мәгънәсендә патриотизм дәресе, тарихны өйрәнү һәм үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләүче әһәмиятле вакыйга булды.
Мондый очрашулар — буыннар бәйләнешен ныгыту, тарихи хәтерне саклау, геройларның батырлыгын онытмау өчен аеруча мөһим. Мөслимә апа кебек тыл хезмәтчәннәренең тормыш юлы — безнең өчен үрнәк, сабырлык һәм тугрылык символы. Аларның истәлекләре — киләчәк буыннарга васыять, ә безнең бурыч — аларны кадерләп саклау һәм хөрмәтләү
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев