Олы Кайбыч авылында яшәүче Равил Хәйретдинов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга район башкарма комитетының эшләр башкаручысы Дания Бәдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов, туганнары, балалары килгән иде.
Дания Әкраметдиновна юбилярга Альберт Илгизәровичның җылы теләкләре язылган открытка, бүләген тапшырды. Аның котлауларына Илнур Әхмәтов та кушылды.
Бала чагы авыр сугыш елларына туры килгән Равил ага үзенең яшьлек еллары, гаиләсе, хезмәт юлы турында сөйләде.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев