Бортас авылының сугыш чоры баласы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бортас авылында гомер кичерүче Наҗия Гыйсмәт кызы Заһидуллинаны котларга район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм Кече Мәме җирлеге башлыгы Елена Алексеева килде.
Эльвира Хәсбәтулловна Наҗия әбигә район башлыгының иң изге теләкләре язылган открыткасын, бүләген тапшырды, ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле тормыш теләде.
Аның теләкләренә Елена Алексеева да кушылды.
Бөек Ватан сугышы башланганда, Наҗия апаша җиде яшь тә тулмаган була. Ул кунакларга авыр хезмәттә үткән тормыш юлы, гаиләсе турында сөйләде. 90 яшьтә булса да, аның хәтере яхшы, үз аягында йөри. Хәзерге вакытта ул кызы Сәрия тәрбиясендә яши.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев