Екатерина Елисеева, Олы Подберезье авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе: «Балалар язган хатлар сугышчыларның күңелен җылытсын»
Советлар Союзы Герое Андрей Кошкин исемендәге Олы Подберезье урта мәктәбенең яшь армиячеләренә махсус хәрби операциядә катнашучы авылыбыз ир-егетләренә хатлар язу идеясе белән мөрәҗәгать иттем.
Күпләр хатлар язу үткәндә калды, хәзер телефон заманы, дип уйлар. Юк, дуслар. Солдатларга туган яктан килгән хатлар, өйдә бәйләнгән җылы оекбашлар, файдалы үләннәр кушып әзерләнгән үлән чәйләре кебек үк, бик кадерле. Яшь армиячеләребез, мәктәп директоры киңәшчесе Светлана Устимова, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ландыш Сабирова белән берлектә, хатлар язды. Без ул хатларны авылыбыз волонтерлары үргән маскировка челтәрләренә салачакбыз. «Россия солдаты» адресы буенча язылган бу өчпочмаклы хатлар туган авыл, мәктәп, армия арасын бәйләүче ныклы җеп булсын. Ватанны саклаучы батырлардан җиңү көтәбез. Без тынычлык яклы! Балалар язган хатлар сугышчыларны җылытсын һәм җиңүгә рухландырсын иде!
Екатерина Елисеева,
Олы Подберезье авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев