Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Әтиләр көнен билгеләп үттеләр

Илебездә октябрьнең өченче якшәмбесе «Әтиләр көне» буларак билгеләп үтелә.

Шул уңайдан «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә «Супер — әти» уен-бәйге программасы нигезендә әзерләнгән чара үткәрелде.

Әлеге чарага районыбызның төрле оешма-учреждениеләрендә эшләүче әтиләр: Фәнил Миңнуллин, Илфар Баһавиев, Тимур Яруллин, Марат Вәлиев, Мингазиз Сөнгатуллин, Равил Вишняков чакырылган иде.

«ЭКО» үзәге директоры Рөстәм Баһавиев чарада катнашучы әтиләрне бәйрәм белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде, чакыруны кабул итеп, чарада катнашулары өчен рәхмәтен белдерде.

Очарашуны үзәк хезмәткәре Алия Мотыйгуллина алып барды һәм чакырылган кунаклар белән таныштырды.

Очрашу «Супер — әти» уен-бәйге формасында барды. Уен барышында әтиләр интеллектуаль бәйгеләрдә катнашты, төрле сорауларга җавап бирде. Чара чәй табыны артында дәвам итте. Оештыручылар кунакларга дипломнар, бүләкләр дә әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев