Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе кайбычлыларга җиңү китерде

Кама Тамагы районында республикакүләм «Ел хатын- кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы — 2026» бәйгесенең зона туры узды. Әлеге конкурста Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Буа, Югары Ослан районнары конкурсантлары катнашты.

«Татарстан хатын-кызлары» Советы әгъзасы, Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге рәисе урынбасары, жюри рәисе Гүзәлия Минкина бәйгедә катнашучыларны сәламләп чыгыш ясады. Республиканың социаль-икътисадый үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга, мәдәнияткә һәм рухияткә ярдәм итүгә зур өлеш кертүче хатын-кызларны һәм ир-атларны данлаучы бу бәйге ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә уза. Быел аның үткәрелә башлавына 30 ел тулды.

Әлеге бәйгедә кайбычлылар ел саен актив катнаша һәм җиңүгә ирешә. Быел безнекеләрдән сәхнәдә беренче булып Бәрлебашы авылы мәдәният йорты мөдире Гүзәл Өметбаева чыкты. Ул «Хатын-кыз — ана» номинациясендә чыгыш ясады һәм җиңү яулады.

— Бүгенге чыгышымда мин үземнең тормыш сукмагымны чагылдырам. Без тормыш иптәшем Фәнис белән 31 ел буена бергә гомер кичерәбез. Дүрт балага гомер бүләк иттек, дүрт оныгыбыз бар. Бүген сәхнәдә гаиләм, балаларым, киленем, оныкларым, якыннарым белән бергә нәсел җебебезнең өч буынын сәхнәләштереп күрсәттек. Иске Чәчкаб авылында яшәүче әниебез Әлфия дә безнең белән бергә чыгыш ясады, — диде Гүзәл Өметбаева. — Безнең гаиләдә иң мөһиме — бер-беребез турында кайгырту һәм бер-беребезгә ярдәм итү.

Без балаларда кечкенәдән үк хезмәткә мәхәббәт тәрбияләдек, шуңа күрә өйдәге барлык эшләрне бергә эшлибез. Тормыш дәвам итә. Җәмгыять алга атлый. Шушы җәмгыятьтә без, хатын-кызлар, үзебезне горур тотып, балаларыбызга кыйбланы дөрес сайларга юл күрсәтеп, тормыш юлдашларыбыз белән иңгә-иң, кулга-кул тотынышып, киләчәккә аек акыл һәм аңлы караш белән алга атларга тиеш. Минемчә, бу бәйге- балаларның әниләренә карата булган хөрмәтен, мәхәббәтен генә түгел, ә җәмгыять тормышында аналарның тоткан урынын, дәүләтебезне ныгытуда куйган тырышлыгын тану да. Әниләр — гомерләрен башыннан алып ахырынача балаларга багышлаган кешеләр. Алардан башка җәмгыятьнең киләчәге юк. 

Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында утыз елдан артык режиссер булып эшләүче Светлана Зыядиеваны районда белмәгән кеше булса да, бик сирәктер. Тамашачыларны матур итеп җырлавы белән сок-ландыра ул. Район Сабантуйларының алыштыргысыз алып баручысы. Район мәдәният йортында эшләүче «Ак җилкән» халык театрының җитәкчесе дә. Узган ел «Идел-йорт» 25 нче төбәкара халык театры конкурсы кысаларында Казанда драматург Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар» драмасын сәхнәләштереп, республика буенча беренче урынны яулаганнар иде. Светлана Зиадиеваның тырыш хезмәте югары бәяләнде.

Ул «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемне горур йөртә. «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә чыгыш ясап, сәхнәдәш дуслары белән спектакльдән өзек күрсәтеп, лауреат булып танылды ул.

Кошман мәктәбенең информатика һәм физика укытучысы Алмаз Җиһаншин да җиңүчеләр сафында. Ул «Ир-ат — лидер» номинациясендә хезмәттәшләре, укучылары, балалары белән бергә чыгыш ясады.

Әнә сәхнәгә чыккан укучылары баш вата. «Без гади авыл мәктәбе укучылары гына бит... Зур дөнья безне күрерме икән? Хәер, авыл киртә түгел ул. Яхшы укытучы булса, авыл — старт мәйданы. Әнә безнең Камил макс мессенджерында ботлар эшләү буенча республика онлайн хакатоны җиңүчесе булды.

Ә Айзилә — „Дай пять“ АйТи проектлар бәйгесе җиңүчесе. Без, информатика дәресләрендә заманча „Яндекс“ дәреслеген кулланып, яңа үрләр яулыйбыз. Физика буенча „Физмат-алгарыш“ проектында да катнаштык. Укытучыбыз Алмаз Равил улы Җиһаншинның хезмәте республика һәм район дәрәҗәсендә танылган».

— Бүген авыл мәктәбендә эшләп, мин ике дөнья арасында күпер салам: бер яктан — заманча технологияләр, икенче яктан — милли тамырлар. Экрандагы имән — безнең тамырлар, безнең көч. Тамыры нык булса гына, агачның ботаклары күккә үрелә,­— диде Алмаз Җиһаншин. — Максатым — һәр укучыны цифрлы дөньяда үз юлын табарга әзерләү һәм йөрәгендә туган телгә, милли мәдәнияткә мәхәббәт уяту. Тамыры нык булган имән генә давылларга бирешми.

Тамыры нык булган кеше генә чын лидер була ала. Без, тамырларыбызны саклап, дөньяга ачык булып калабыз. Әмма лидерлыкның тагын бер мөһим ягы — ул гаилә. Минем уңышларымның төп терәге булып гаиләм тора: әтием, әнием, мине аңлап яшәүче тормыш иптәшем, кызым, ике улым. Гаилә — минем өчен лидерлыкның иң мөһим терәге.

Жюри рәисе Гүзәлия Минкина әйтеп узганча, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе җиңүчеләре март башында Казанда узачак тантанада катнашачак. Конкурста катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев