Эльвира Заһидуллина, Олы Кайбыч: «Пасхага бәйле балачак хатирәләрем»
Танышларыма Пасха бәйрәмен билгеләп үтүебез турында сөйлим дә, син бит татар кызы, дип, кайберләре гаҗәпкә кала.
Әйе, мин — татар кызы, татар авылында үстем. Ләкин якты һәм изге Пасха бәйрәме минем балачак хатирәләремә сеңеп калган. Бу хатирәләр шундый татлы...
Безнең урамда бәйрәм рухы күршебез Оля апа Пасхага өйләрен юарга керешкәч үк башлана иде. Аннан күреп, әни дә безгә тәрәзәләрне юдырта. Чөнки татар авылында шундый гадәт: «Күршеңнән калышырга ярамый!»
Балачакта мин Пасха бәйрәмендә йорттан-йортка кереп, күршеләрне котлап, күчтәнәчләр җыярга кирәклеген белми идем. Ләкин, йокыга киткәндә, бәйрәм иртәсендә иң беренче булып безгә Толя абый Маданов килеп керәчәген, аның хатыны Оля апа пешергән суган кабыгында буялган йомыркалар, кәбестә пирогы, конфет, кулич һәм пасха алып керәчәген белә идем.
Безнең урамда ике Оля апа яшәде. Берсе — әнинең ахирәте, икенчесе, бераз олырагы, әбинең дусты. Икенчесен без үзара Оля апа Маданова дип йөрттек.
Оля апа Маданова, күп итеп йөзем салып, кечкенә генә, бик тәмле куличлар пешерә иде. Мондый тәмле ризыкны башка беркайчан да ашаганым юк. Шуларга өстәп, Толя абый бакчаларында үскән эре сливалардан бер литрлы банкада компот та алып килә иде. Хәзер генә ул балаларга картон савытлардагы сок тараталар. Безнең чорда барысы да чын иде. Татлы, куе, слива компотының әчкелтем тәмен әле дә тоям кебек.
Дөресен әйтим, мин пасханы алай яратып ашамый идем. Сиксәненче еллардагы авыл баласын эремчек белән гаҗәпләндереп буламы соң? Өстәвенә, шул эремчекне Оля апа Маданова өчен үземнең әбием әзерли иде. Ул эремчекне өй каймагы, шикәр, йөзем, ванилин кушып тәмлеләндергәч, мин үз өлешемне ашап куя идем.
Варя апа Хромушина да балаларга дип күчтәнәчләр алып килә иде. Ул да әбинең дусты. Чәчләре ап-ак, сөйләме йомшак, күзләре гел елмая иде. Кайбычта иң тәмле аламалар алар бакчасында үсте. Киптерелгән алмадан һәм повидлодан пешерелгән пирожкилары — «катлама» телеңне йотарлык була иде.
Шуннан соң мин Федоровларга йөгерәм. Аларның кызлары — бала чагымдагы башкалардан аерылып торучы якын дусларым иде. Чөнки алар мең дә берне белә. Чәчемне дә матур итеп үрәләр, мәктәптә үткәрелгән бәйрәмгә санитарка киемен дә тегеп бирәләр. Аларның әти-әниләре — химия, биология укытучысы Григорий Александрович белән рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән Надежда Степановна минем яраткан укытучыларым булды. Аларда әзерләнгән бәйрәм табыны да бүтәнчә, зәвыклы иде.
Аннан әни яки әби миңа күчтәнәч бирә дә, мин Маруся апага ашыга идем. Аны авылда барысы да сукыр Маруся дип йөртте. Аның күзләре күрмәсә дә, бик ягымлы, чиста-пөхтә кеше иде. Маруся апаның буялмаган, сап-сары итеп юылган чип-чиста идәннәре гомергә исемдә калды. Тагын аның хәрәкәтләре дә хәтердә — кечкенә, уңайлы өендә нинди әйбернең кайда урнашуын ул «куллары белән күрә» иде. Урамнан ук тавышымны ишетеп, ул миңа гел кәнфитләр чыгарды.
Кичен Оля апа туган авылы Хуҗа Хәсәннән кайта һәм безгә, үзенекеләренә өстәп, әнисе биреп җибәргән күчтәнәчләрне дә тапшыра иде.
Бу хәлләр әле кайчан гына булган кебек тоела. Шулай да күпме вакыт узган. Мадановлар да, Варя апа да, безнең яраткан Ольга апа да юк инде. Әнием дә исән түгел, балачагым да ерак үткәндә калды.
Ә Пасха бәйрәме дәвам итә, ул ел саен үткәрелә. Буялган йомыркалар, кулич, пироглар, кәнфитләрне хәзер миңа дус кызларым алып килә. Пасха минем өчен әле дә зур һәм якты бәйрәм — күңелемә якын кешеләрнең бәйрәме.
Эльвира Заһидуллина, Олы Кайбыч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев