Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

1993 елның 12 декабре Ватан тарихында аерым урын алып тора. Борылыш чорында кабул ителгән төп закон Россия дәүләтенең ныклы нигезе, аның тотрыклылыгы, суверенитеты һәм үсеше өчен таяныч булды. Законның өстенлеге, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләү, хакимият тармакларын бүлү кебек сәяси-хокукый принциплар беркетелде. Биш ел элек яңартылган Конституциядә күпмилләтле халкыбызның бай мәдәнияте, традицион рухи һәм гаилә кыйммәтләре тагын да ныграк якланды. Гомумдәүләт һәм төбәк мәнфәгатьләре белән бергә дөньякүләм мәйданда җаваплы сәясәтне нәтиҗәле алып баручы көчле һәм бәйсез ил булуга юнәлеш алынды», — дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин татарстанлыларга.

«Иң югары юридик көчкә ия булган Федераль Конституция бердәм Россиядә Татарстанның кабатланмас тарихи-мәдәни мирасын саклау, аның социаль-икътисади куәтен тормышка ашыру өчен ышанычлы хокукый нигез тәэмин итә. Республика халкы актив граждан позициясе һәм тырыш хезмәте белән төп законның нормаларына тугры булуын һәрвакыт дәлилләп тора, илнең үсешенә саллы өлеш кертә.

Хәзерге вазгыятьтәге зур сынаулар чоры Конституция нигезләренең камиллеген һәм ныклыгын тагын бер тапкыр дәлилли. Бүген алар җәмгыятьне берләштерү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм ныклы адымнар белән алга, уртак Җиңүгә таба бару өчен нигез булып тора», — дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе.

«Хөрмәтле ватандашлар! Шушы бәйрәм көнендә Россия Федерациясенең көче аның бердәм һәм күптөрле булуында, закон һәм традицияләрне ихтирам итүдә икәнен яңадан билгеләп үтәм. Сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Россия Конституциясе алга таба да безнең казанышларыбызның какшамас нигезе булып калсын!» — дип йомгаклады котлавын Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев