Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Федераль салым хезмәте теркәү вакытында юридик зат адресын күрсәтү кагыйдәләрен искәртте

Федераль салым хезмәте дәүләт теркәвенә документлар тапшырган вакытта юридик затның адресын күрсәтү тәртибен аңлатты.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, гаризадагы адрес Дәүләт адрес реестры мәгълүматлары нигезендә структуралаштырылган рәвештә күрсәтелергә тиеш.

Салым хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, адресны детальләштерү — мәсәлән, офис, бүлмәне күрсәтү — Дәүләт адрес реестрында әлеге белешмәләр булганда гына рөхсәт ителә. Андый мәгълүматлар булмаса, адресны бина яки корылма дәрәҗәсенә кадәр генә күрсәтергә кирәк.

Федераль салым хезмәтендә гаризага Дәүләт адрес реестрында булмаган адрес элементларын кертү теркәүдән баш тарту өчен нигез булырга мөмкин, дип кисәттеләр. Юридик затны торак урын адресы буенча теркәү очраклары гына искәрмә булып тора.

Шул ук вакытта, адресны Юридик затлар бердәм дәүләт реестрында детальләштерү мөмкинлеге булмау оешманы конкрет бинада урнаштыруны чикләми.

Дәүләт адрес реестрында адресның бармы-юкмы икәнен Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы «Федераль мәгълүмати адреслар системасы» сервисы аша тикшерергә мөмкин. 

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев