Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылганда иминлек чаралары турында искәртә
20 июньдә республикада һәм аның башкаласында һава торышы кабат бозыла: урыны белән көчле яңгыр, боз явачак, яшен булуы ихтимал, җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Моңа бәйле рәвештә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иминлек чараларын үтәү кирәклеге турында искәртә:
«Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый. Урамда һәм юлда йөргәндә сак булыгыз. Балаларга күз-колак булыгыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», — диелә хәбәрдә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев