Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Һәркем пилотсыз системалар операторы була ала

Илебездә пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүгә контракт төзү дәвам итә.

Газетаның алдагы саннарында Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров хәбәр иткәнчә, бу гаскәрләрдә хезмәткә контаркт төзүнең минималь срогы — бер ел һәм ул автомат рәвештә озынайтылмаячак. 

Планеркада җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашында сөйләгән чыгышында хәрби комиссар Наил Җантимеров теләгән һәр кешенең пилотсыз системалар операторы була алуы, моның өчен сәламәтлек, белем буенча чикләүләрнең нигездә юклыгына басым ясады. Бер еллык контракт­ вакыты тәмамланучыларның хәрби хезмәттән китә алуы турында да сөйләде. Ә инде пилотсыз системалар гаскәрләрендә алга таба да хезмәт итәргә теләүчеләр яңа контракт төзи.

1 гыйнвардан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар. Бу — илдә һәм Идел буе федераль округындагы иң югары түләүләрнең берсе. Аның 2,5 миллион сумы Татарстан бюджетыннан түләнә, ә 400 мең сумын РФ Оборона министрлыгы бирә.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүгә контракт төзүчеләр өчен күп төрле ташламалар карала. Аларга хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелә, хәрби хезмәт вакытында эш урыны саклана, балалары югары уку йортларына кергәндә конкурстан тыш бюджет урыннарына кабул ителә, кредит каникуллары бирелә. Гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштерү һәм, түләүсез тикшерүне дә кертеп, медицина учреждениеләрендә дәвалану мөмкинлеге бирелә. Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибарсыз калмаячак.

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контрактка кул куярга теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар элемтә линиясе ачты. Аңа 117 номеры буенча шалтыратып һәм 4 төймәсенә басып эләгергә мөмкин. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт төзү өчен туры килсә, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшыралар.

Луиза Сөнгатуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев