Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Һава оборонасы көчләрен арттыру мөһим»

Илһам Хөснетдинов, Россия Кораллы Көчләре ветераны, отставкадагы офицер.

—Мин үзвакытында һава оборонасы буенча коры җир гаскәрләре системасында хезмәт иттем. Хәзер мин ракета дивизия штабы начальнигы булып хезмәт иткән комплекс актив рәвештә махсус хәрби операциядә катнаша. Хәрби бурычны үтәгәндә һава оборонасы көчләренең куәтен тагын да арттыру максатында, безнең илдә пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә җыю дәвам итә. Бу бик вакытлы һәм кирәкле процесс. Чөнки азатлык өчен көрәшүче егетләрне дошманнарның һава һөҗүменнән сакламыйча торып, без көткән җиңүгә ирешеп булмаячак. Кайбычның кыю ир-егетләрен дә шушы гаскәрләрдә хезмәт итәргә чакырам. Моның өчен Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда сезгә барысын да бәйнә-бәйнә аңлатып бирерләр. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләргә дәүләт акчалата ярдәм итә. Бүгенге көндә ул 2 миллион 900 мең сум тәшкил итә. Бу — Идел буе федераль округындагы иң зур сумма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев