Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды

Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Россиядә бүген Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район мәдәният йортында тантаналы чара узды.

Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата киң җәмәгатьчелек тарафыннан Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын, бүгенге батырларны хөрмәтләү көне дә.

Кайбыч төбәгенең дә әнә шундый горурланырлык, исемнәре илебез тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылган каһарманнары бар. Тантаналы чара фойеда аларның берничәсенә багышлап әзерләнгән күргәзмә белән танышудан башланды. Кайбыч ягы музее хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы каһарманы, җәсәде 79 елдан соң туган авылы Борындыкка алып кайтып җирләнгән Әбрар Җәләлиевның шәхси әйберләрен тәкъдим итте. Күргәзмәдә аның тарагын, пычагын, мундштук, медальон, көзгесен һәм башкалар урын алды. Советлар Союзы Герое, танкчы Михаил Кузьмин исемен йөртүче Иске Тәрбит мәктәбенең яшь армиячеләре дә күргәзмә әзерләп килгән иде. Алар авылдашлары, кече лейтенант, бу елның августында махсус операциядә һәлак булган батыр авылдашлары

Эдуард Кротов турында зур горурлык белән сөйләделәр. Бу егет-кызлар патриотик акцияләрдә дә теләп катнаша. Шуларның берсе — «Солдатка хат». Укучыларның күңел җылысын кушып язган ул хатлары күргәзмәдә дә урын алган иде. Колаңгы мәктәбенең яшь армиячеләре Дан орденының тулы кавалеры Тимерша Нәҗметдиновның исемен горур йөртә. Аның тормыш юлы, сугышчан батырлыгы, бүләкләре турында сөйләделәр. Кече Мәме укучыларының да үз герое бар. Мәктәп һәм яшь армиячеләр отряды бу елдан Россия Герое Владимир Козин исемен йөртә. Стендларында аның турындагы мәгълүматлар урын алган иде.

Махсус хәрби операциядә каинашучылар — безнең заман геройлары. Алар хөрмәтенә тулы бер комплекс булачак. Анда урын алачак Ватан сакчысы сыны да фойеда урын алган иде. Тантанага килүчеләр арасында биредә фотога төшүчеләр дә күп булды. Районыбыздагы ветераннар советлары рәисләре комплексны булдыруга үзләреннән актив рәвештә зур өлеш кертә. Аның төзелешендә халык ярдәме кирәклеген хәбәр иткән идек инде. Ветераннар советлары рәисләре авылларда һәйкәл төзелеше өчен акча бҗыюны оештырды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтулллин аларга әлеге игелекле гамәлләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.

Сугышчы-интернационалистлар, әфганчылар, Германиядә хезмәт итүчеләр катнашында узган тантананың төп өлеше сәхнәдә дәвам итте. Байраклар тоткан тоткан яшь армиячеләр бөек композитор Салих Сәйдәшев маршы астында төз адымнар белән сәхнәгә күтәрелгәч, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, сүз район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде.

— Бүгенге мөһим чара — Геройларыбыз, аларны искә алу, рәхмәт әйтү көненә багышланган, — диде ул. — Кечкенә генә Кайбыч районыннан өч Советлар Союзы Герое, бер Россия Федерациясе Герое чыккан. Өч якташыбыз Дан орденының тулы кавалеры булган. Бүгенге көндә 150ләп егетебез махсус хәрби операциядә Ватаныбызны саклый. Арабызда Әфган һәм Чечня сугышларын кичкән райондашларыбыз да бар. Аларның барысын да геройлар дип саныйм. Бу батыр егетләребезне без беркайчан да онытмаска, мәктәпләребездә патриотик юнәлештәге эш тагын да көчәйтелергә тиеш.

Бәйрәм бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең партия эшчәнлегендә һәм гомумпартия чараларын үткәрүдә актив катнашканы өчен Исламия Нигъмәтуллинага Рәхмәт хаты тапшырылды. Хуҗа Хәсән, Кече Мәме авыл җирлекләре башлыклары Светлана Матвеева, Елена Алексеева, Хуҗа Хәсән мәктәбе директоры Надежда Макарова «Актив патриотик эшчәнлек өчен» медале белән бүләкләнде. Россия Герое Владимир Козин исемендәге яшь армиячеләр отряды яшь армиячеләре Эвелина Старшова һәм Дмитрий Отпушников өченче дәрәҗәдәге «Яшь армия батырлыгы» медаленә лаек булды.

Кече Мәме мәктәбе директоры Людмила Старшовага, Колаңгы мәктәбенең Тимерша Нәҗметдинов исемендәге яшь армиячеләр отряды координаторы Зөлфия Мөхәммәтҗановага хәрәкәтнең төбәк штабы начальнигы — генерал-майор Александр Бородинның Рәхмәт хаты тапшырылды. Коңаңгыдан яшь армиячеләр отряды командиры Алинә Айдамировага Рәхмәт белдерелде. Әлеге отрядка акчалата сертификат тапшырылды.

Бөек Ватан сугышы, әфган, Чечня сугышларында, махсус хәрби операция барышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Хәрәкәт тормышында актив катнашулары өчен яшь армиячеләргә, аларның координаторларына, әти-әниләргә Александр Бородинның рәхмәт сүзләрен укыдылар. Ул, мәктәптә укыганда яшь армияче булып, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең язмышы белән һәрвакыт кызыксынып тора. Өлкән лейтенант, танк взводы командиры, Казан танк училищесын тәмамлаган Олы Тәрбит егете Кирилл Корниковны да шәхсән белә. Генерал-майор, үзе кул куеп, Кириллга дип танк училищесы һәм аны тәмамлаган геройлар турындагы «Танковый кулак России» китабын биреп җибәргән. Әлеге китапны Килиллның әнисе Надежда Николаевнага тапшырдылар. Ул аны, махсус хәрби операциядән җиңү белән кайткач, улына тапшырачак.

Тантаналы чара әнә шундый күңелле нотада тәмамланды. Илебез өчен даһи эшләр башкарган герой-батырларны халкыбыз онытырга тиеш түгел. Алар батырлыгы мәңгелек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев